"Горзеленхоз" ҖЧШ шәһәр-бистәләргә чәчәкләр утыртуга кереште. Агымдагы елда ширкәт чәчәк үсентеләрен (48 төрдә 150 меңнән артык) грантка откан "Сотка-2" теплицасында үстерде. Яшелләндерүчеләр 9 май алдыннан Җиңү бульвары һәм хакимият бинасы каршындагы мәйданны шау чәчәккә күмде. Биредә 11 меңнән артык петуния, сальвия, виола, агератум һ.б. төрле чәчәкләр утыртылды. Җиңү бәйрәмендә җете...
"Горзеленхоз" ҖЧШ шәһәр-бистәләргә чәчәкләр утыртуга кереште. Агымдагы елда ширкәт чәчәк үсентеләрен (48 төрдә 150 меңнән артык) грантка откан "Сотка-2" теплицасында үстерде. Яшелләндерүчеләр 9 май алдыннан Җиңү бульвары һәм хакимият бинасы каршындагы мәйданны шау чәчәккә күмде. Биредә 11 меңнән артык петуния, сальвия, виола, агератум һ.б. төрле чәчәкләр утыртылды. Җиңү бәйрәмендә җете төстәге чәчәкләр күпләрне сокландырды.
Чәчәк утырту эше дәвам итә. Яшелләндерүчеләр Елена Хәйдәрова, Наталья Михайлова Яңа шәһәр боҗрасы тирәсе һәм Җиңү проспекты буйлап чәчәк утырта. Аларга бу эштә мәшгульлек үзәгеннән бирегә эшкә җибәрелгән биш хатын-кыз булыша. Аннан алар шәһәр, Иске Зәй урамнары, Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һ.б. биләмәләрдә чәчәк утыртачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев