ТКХ

Җылы саклау – акча саклау

Энергия ресурсларына сак карау кирәк, бу - заман таләбе. Салкын чорга, җылылык сезонына керәбез. Сез йорт, фатирларыгызда җылылыкны саклауга ничек карыйсыз, нинди чаралар кулланасыз? Без әлеге мәсьәләдә кайбер фикерләрне тыңладык. Гөлназ Садриева: - Безнең фатирда җылылык исәпләү приборы урнашкан. Җылылыкны экономияләү үзебезгә бәйле. Шуңа фатирга җылылыкны саклый торган пластик тәрәзәләр,...

Энергия ресурсларына сак карау кирәк, бу - заман таләбе. Салкын чорга, җылылык сезонына керәбез. Сез йорт, фатирларыгызда җылылыкны саклауга ничек карыйсыз, нинди чаралар кулланасыз? Без әлеге мәсьәләдә кайбер фикерләрне тыңладык.

Гөлназ Садриева:

- Безнең фатирда җылылык исәпләү приборы урнашкан. Җылылыкны экономияләү үзебезгә бәйле. Шуңа фатирга җылылыкны саклый торган пластик тәрәзәләр, ишекләр куйдырдык, сезон башланганчы ел да аларны ныгытабыз. Шул рәвешле җылылык өчен түләүгә шактый акча янга кала.

Нәкыя Сәлимова:

- Фатирыбызда кирәгеннән артык җылы, форточканы еш ачабыз. Шуңа тәрәзә-ишекләрне җылыту чаралары куллануны кирәк дип санамыйбыз.

Мияссәр Гайнуллин:

- Үз йортыбыз белән яшибез. Җылылык саклау чараларын куллануны көзгә кергәнче башлыйм. Йорттагы ике контурлы җылылык казанын ел да белгечләрдән каратып, тикшертәм. Ишек-тәрәзәләрне ныгыту йорттагы җылылыкны 3-4 градуска күтәрә. Күрәсез, җылылыкны саклау чараларын куллануның нәтиҗәсе бар.

Габдулла Шиһапов:

- Без өлкән кешеләр җылыга туймыйбыз. Фатирыбыз җылы булса да, көзгә кергәнче җылыту чаралары күрәбез. Подъездга домофон куйдырту артыннан йөрдек, подъезд ишеге, тәрәзәләрнең ябылуын карап торабыз. Хәзер подъезд бикле, өстәвенә, җылы. Фатирда ишек-тәрәзәләрне ел да үзебез белгән ысул белән җылытабыз. Башкаларны да җылылыкны исраф итмәскә чакырабыз.

Гөлчәчәк Нуретдинова:

- "Нефтьче" торак милекчеләр ширкәте Октябрь урамы, 1б йортында җылылык энергиясен саклауны нык игътибарда тота. Җылылык исәпләү приборы автомат рәвештә көйләнә. Һәр подъездда домофоннар тора, тышта температура түбән булуга, тамбур ишекләренә пружина куела. Подвал, түбә тәрәзәләре тикшерелеп торыла. Моңа өстәп, фатирларда ишек-тәрәзәләрне җылытабыз. Нәтиҗәсе күз алдында - безгә җылылык өчен түләүләр күп булмый.

Люция Шәрипова:

- Без өлкән буын кешесе бернәрсәне дә сарыф итмәскә күнеккән. Шуңа күрә мин үзем көзге салкын җилләр өрә башлаганчы ук, фатирдан җылыны чыгармау нияте белән ишек, тәрәзәләремне җылытып куям. Моның өчен искергән киемнәрне җыеп барып, аларны билгеле бер зурлыкта кисеп ишек-тәрәзәләрнең җил өрердәй урыннарына тутырам һәм ямьсез калмасын өчен өске ягына бер ягы ябыша торган кәгазь тасма сатып алып ябыштырам. Фатирны җылытам дип электр җылыткычы кулланмыйм. Чөнки ул, беренчедән, электрны күп суыра, икенчедән, өйдә кислородны ашый, өченчедән, без - өлкәннәрнең хәтере кыска, онытып калдырып ут чыгарудан куркам. Әле узган кышта кухня ягындагы тәрәзәмнән җылытып куйгач та салкын өреп торды. Быел җәй көне анысын пластик тәрәзәгә алыштырттым. Әлегә җил өргәнен сизмим. Фатирга җылылык бирелүдән канәгатьмен.

Марат Хәсәнов:

- Без гаиләбез белән Воздвиженка бистәсендә яңа салынган йортта яшибез. Элек үзебезнең әти-әниләр йортында яшәгәндә идәннең салкын булуыннан интектек. Нигез өлешләрен көздән үк балчык, төрле җылыткыч материаллар белән каплап җәфалана идек. Яңа йортны салганда әлеге проблеманы алдан ук хәл итү максатында, кайбер бүлмә идәннәренең төп җылыту системасы аша җылытылуын кайгырттым. Хәзер исә аз гына җылылык бирүгә өебезнең "май кебек" булуына сөенеп туя алмыйбыз. Балалар да рәхәтләнеп идәндә яланаяк йөриләр. Замана технологияләре хәзер алга китте, аз энергия сарыф итеп тә, теләгән нәтиҗәгә ирешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җылы саклау – акча саклау
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ