ТКХ

Зәйдә Төзелеш архитектура торак һәм коммуналь хуҗалыгы министрлыгының күчмә утырышы уза

Бүген Зәйнең "Техно" заводында республика Төзелеш архитектура торак һәм коммуналь хуҗалыгы министрлыгының күчмә коллегия утырышы бара. Коллегия утырышы эшендә катнашучылар иң элек завод территориясендә эре предприятиеләр җитештергән продукцияләрдән ясалган бай күргәзмәләр белән танышты. Аннан алар "Техно" заводының җитештерү линияләрен карады. Утырыш көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә - төзелеш материаллары җитештерүче...

Бүген Зәйнең "Техно" заводында республика Төзелеш архитектура торак һәм коммуналь хуҗалыгы министрлыгының күчмә коллегия утырышы бара. Коллегия утырышы эшендә катнашучылар иң элек завод территориясендә эре предприятиеләр җитештергән продукцияләрдән ясалган бай күргәзмәләр белән танышты. Аннан алар "Техно" заводының җитештерү линияләрен карады. Утырыш көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә - төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеге, производстваны җәелдерүнең перспективалары, яңа төзелеш материаллары куллануда проблемалар.

Бүген төзелеш материалларына кытлык юк, киресенчә җитештерелгән продукцияне сатуда кыенлыклар бар. Коллегия утырышының Зәйдә узуы да очраклы түгел. Җылыту материаллары җитештерүче "Техно" заводы продукциясен сату республикада аз дәрәҗәдә. Заводның генераль директоры А. Мамонтов әйтүенчә Универсиадага әзерлек чорында материалларга сорау 7 проценттан 18 процентка арткан булган.

Ә министр Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә катнашучы барлык эре предприятие җитәкчеләренә уртак килешүләр төзеп, үзара хезмәттәшлек нигезендәге эшчәнлекне ныграк җәелдерү кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә Төзелеш архитектура торак һәм коммуналь хуҗалыгы министрлыгының күчмә утырышы уза
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ