Безнең флешмобка Зәйнең "Алтынчәч" бакчасы балалары кушылды
Бүген - Әтиләр көне.
Бүген - 17 октябрьдә бәйрәм ителүче Әтиләр көне уңаеннан без социаль челтәрләрдә флешмоб башлап җибәргән идек.
Зәйнең "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Шәйдуллина әтиләрне бәйрәм уңаеннан котлап балалар белән флешмобка кушылды. Бәйрәм алдыннан балалар тәрбиячләр белән бергә әтиләрен рәсемгә төшергән, тематик фотокүргәзмә оештырганнар һәм видеоролик ясап, аны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.
- Кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, уңышлар телибез. Иң шәп, иң акыллы әтиләребез белән горурланабыз, - ди Галина Валентиновна.
Флешмобта катнашу өчен үзегезнең инстаграм битегезгә “Әти белән бергә эшкә”, "Әти белән бергә зарядка ясыйбыз", "Әтием- үрнәк", "Әтием киңәше", "Әтием агачы", "Әтием белән уртак эш", "Минем әти булдыра!" һ.б. әтиләр белән темаларга фото яки видео урнаштырып #әтибеләнбергәэшкә #әтиембеләнзарядка #әтиемүрнәк #әтиемкиңәше #әтиемагачы #минемәтибулдыра #әтиембеләнуртакэш #папаможет #деньотца, #вместеспапой, #папарядом #поздравимпапу хештеглары куегыз.
Фотолар "Алтынчәч" бакчасыннан. Видеороликны безнең инстаграм битендә карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев