Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәй районына эшлекле сәфәр кылды
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәйгә килде.
Бүген - 6 ноябрьдә Россия Федерациясенең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәй районына эшлекле сәфәр белән килде. Ул Сарсаз-Баграж мәдәният йортында "Баграж буйлары" керәшен фольклор ансамбле белән очрашып, сәхнә костюмнары тектерү өчен сертификат тапшырды.
Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, керәшен җыруларын бүләк иттеләр.
Ансамбль керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклап калу һәм торгызу йөзеннән Алексей Герасимов җитәкчелегендә 20 елдан артык эшчәнлек алып бара. Коллектив район, республикакүләм дәрәҗәдәге күпсанлы фестиваль-конкурсларда катнашып җиңүләр яулап тора.
Айдар Рәис улы Метшин Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин белән бергә авыл мәктәбендә, музейда булды, әлеге авыл җирлеге тормышына һәм тарихына кагылышлы күп кенә кызыклы фактлар белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев