Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Иске Зәй яшьләр үзәгенә йөрүчеләр фоторамкалар ясады

Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә кул эшләре остасы Юрий Некорыстнов фоторамка ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Кул­лан­ышта булган әй­бер­ләр­не без  еш кына чүп­лек­кә чы­га­рып таш­лый­быз, алар ара­сын­да ни­ләр ге­нә бул­мый: ка­тыр­гы, са­выт-са­ба, төр­ле кап­лар, жур­нал­лар, ту­кы­ма ки­сәк­лә­ре...  Теләге, иҗатка сәләте һәм сабырлыгы булган һәр кеше диярлек кул астында булган материаллардан көндәлек тормышыбызны бизәп торучы әйберләр ясый ала. Мастер-класста катнучы балалар үз куллары белән фотолар кую өчен матур рамкалар ясады.

Мастер-класс бик күңелле һәм продуктив үтте. Һәр катнашучы үз куллары белән ясаган фоторамканы истәлеккә үзенә алды. 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев