Карманнан Зыятдиновлар гаиләсе безнең флешмобка кушылды
17 октябрь - Әтиләр көне.
17 октябрьдә бәйрәм ителәчәк Әтиләр көне уңаеннан без социаль челтәрләрдә флешмоб башлап җибәрдек.
Зәй районы Карман авылында яшәүче Гүзәл Зыятдинова әтисе Илдар белән безнең флешмобка кушыла.
Илдар Гыйлметдинович Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш мәктәбенең директоры булып эшли. Гүзәл - IV сыйныф укучысы.
- Кызыбыз тормышында әтисе бик зур роль уйный, ул баланы тәрбияли генә түгел, ә, беренче чиратта, яклаучысы, саклаучысы булып тора, - дип яза безгә даими укучыбыз Алсу Зыятдинова.
Флешмобта катнашу өчен үзегезнең инстаграм битегезгә “Әти белән бергә эшкә”, "Әти белән бергә зарядка ясыйбыз", "Әтием- үрнәк", "Әтием киңәше", "Әтием агачы", "Әтием белән уртак эш", "Минем әти булдыра!" һ.б. әтиләр белән темаларга фото яки видео урнаштырып #әтибеләнбергәэшкә #әтиембеләнзарядка #әтиемүрнәк #әтиемкиңәше #әтиемагачы #минемәтибулдыра #әтиембеләнуртакэш #папаможет #деньотца, #вместеспапой, #папарядом #поздравимпапу хештеглары куегыз.
Фотолар Зыятдиновларның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев