Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Кәрәкәс авылында әфганчы егет истәлегенә мемориаль такта ачылды

Бу ялларда Зәй районы Кәрәкәс авылында шушы авылда туып үскән, Бигеш урта мәктәбендә белем алган, әфган сугышы ветераны Өлфәт Рафаил улы Габдрахманов яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы булды.

Тантанада Өлфәтнең  Зәй, Чаллы, Балтачтан килгән сугышчан дуслары, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев катнашты.

“Кәрәкәс авылыннан ике егетебез Әфганстан җирләрендә хәрби бурычларын үтәп кайттылар. Кызганыч, Өлфәт әфган сугышыннан исән кайтса да, бу дөньядан бик иртә - 52 яшендә арабыздан китеп барды. Әфганның кайнар җилләре аның йөрәгендә тирән эзләр салгандыр. Ул көннәр аның тормышында авыр хатирәләр булып калгандыр”, -ди Кәрәкәс авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Зиязова.
Өлфәт Рафаил улы 1963 елнын 1 апрелендә гаиләдә дүрт малайның икенчесе булып дөньяга килә. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә чаңгы шуарга, хоккей уйнарга ярата. Рәсемнәрне чын художниклар кебек оста итеп ясый. Бигеш урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, Чаллыга КАМАЗ заводына эшкә китә. 1981 елның 30 апрелендә армиягә алына.

“Улым армия хезмәте турында бер дә сөйләргә яратмады”, дип искә ала әнисе Вәсимә апа.

Ике ел да дүрт ай Әфган җирендә хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайта Өлфәт. Яңадан заводка эшкә урнаша. Матур гаилә корып җибәрә. Чаллы шәһәрендә узган чаңгы ярышларында актив катнашып, Мактау грамотларына лаек була.

“Авылыбызның Сабантуйлары Өлфәттән башка үтмәде. Татар көрәшен башыннан ахырына кадәр оештыра иде ул. Әтисенә охшап, малае Ринат та милли көрәш белән мавыга. Хәзер бабаларынын дәвамчысы булып оныклары да спорт белән шөгыльләнә, Чаллы шәһәрендә хоккей ярышларында призлы урыннар алалар”, -ди Рәмзия Зиязова.
Өлфәтнең тормыш иптәше Рузалия ханым, энеләре Фәнис белән Наил, абыйсы Рәис, улы Ринат, оныклары, үзе дә әфган сугышы ветераны Илдар Гомәров, якын күршеләре Булат Гомәров, Айрат Фәхертдинов, Рафис Юнысов, Тәнзилә апа Юнысова Өлфәтнең тормыш юлын җылы хатирәләр һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.

Әфган сугышы турында хатирәләр әнә шулай батыр егетләрнең исемнәрен мәңгеләштереп хәтерләрдә саклана. Киләчәк буын ул авыр еллар турында белеп, әфган сугышы ветераннарын исләреннән чыгармасын өчен мондый гамәлләр бик мөһим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев