Марат Хәсәнов: Баланы хезмәт аша тәрбияләргә кирәк
Бүген - әтиләр көне.
Илдә рәсми төстә тагын бер күркәм бәйрәмне билгеләп үтү турында Россия Президенты Владимир Путин боерык имзалады. Бу - һәркем өчен кадерле кеше булган әтиләребез бәйрәме. Әлеге бәйрәм ел саен октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 17 октябрьгә туры килә.
Әтиләр көнен гамәлгә кертү турында Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда ук сүз булган иде. Ул гаиләдә ата ролен ныгыту, бала тәрбияләүдә ир-атның өлешен билгеләү максатын күздә тота.
Соңгы елларда, шөкер, күп балалы гаиләләр саны арта бара. Бу исә дәүләт тарафыннан гаиләләргә игътибар арту, яшьләрнең ныклы гаилә корырга омтылу нәтиҗәсе дип карарга кирәктер. Зәебездә дә шундый матур, үрнәк гаиләләр күп. Шуларның берсе - Гүзәлия һәм Марат Хәсәновлар гаиләсе. Икесе дә ишле гаиләдә, хезмәт тәрбиясендә үскән бу парлар үз гаиләләрен дә ишле итеп, балаларга тәрбия бирүне үз үрнәкләренә нигезләнеп алып барырга тырышалар.
Әлбәттә, гаиләдә ата роле мөһим урын тота. Марат җаваплы хезмәттә – шәһәр газ хезмәтенең аварияләрне бетерү-диспетчерлык бүлеге мастеры булып эшләсә дә, ике кызы, кечкенә улы Әмиргә һәрчак вакыт таба, алар белән бергәләп спорт белән шөгыльләнергә, төрле мавыктыргыч әйберләр ясарга, бергәләп үзенчәлекле ял оештырырга омтыла.
- Гаилә корып, шушы кечкенә үз дәүләтеңне алып бару, әлбәттә, җиңел түгел. Әмма без үзебезнең әти-әниләр биргән тәрбиягә карап, үз гамәлләребезне аларныкы белән чагыштырып, тормышны алып барабыз. Без, мәсәлән, Зәй шәһәрендә үзебезнең йортыбыз белән яшәдек. Абый, апам белән балачагыбыз күңелле үтте. Үзем дә балаларымның әнә шулай бер-берсенә иптәш, терәк булып яшәүләрен телим. Үз хуҗалыгыбыз белән яшәгәч, без хезмәт белән тәрбияләндек. Терлекләр тоту, аларны әти белән бергәләп карау, печән чабу, урманда бүлеп бирелгән урыннан мунча өчен агач кисеп алып кайтып утын әзерләү, ихатада төрле төзелеш эшләре белән шөгыльләнү ата белән бала арасын нык бәйли. Әти безгә кечкенәдән физик әзерлекле булып үсү өчен турниклар ясап бирде, иртәнге зарядкаларны еш бергә ясый идек, - дип искә ала Марат үсмер чорларын.
Үзе әти булгач та ул балалары белән әлеге үзара мөгамәләгә игътибарлы. Кама политехник институтын тәмамлап инженер-механик белгечлеге үзләштергән егет һәр эшне уйлап башкаруы белән аерылып тора. Кызларына да аның үткен логик фикерләү сәләте күчкән. Алар төгәл фәннәрдә ярдәм кирәк булганда әтиләренә мөрәҗәгать итәләр, үзара фикерләшеп, катлау-лы мәсьәләләрне чишәләр.
- Әти - безнең өчен иң зур таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Әни белән бергәләп аларның озак сау-сәламәт яшәүләрен телибез, - ди кызлары, беравыздан.
Ә кечкенә Әмир хуҗалыкта һәрвакыт әтисе янында кайнаша. Нәрсәдер төзәтергә кирәк булса, йөгерә-йөгерә әтисенә эш кораллары китерә. Соңыннан әтисе кебек кадак кагып карый, кыскасы, әти гамәлләрен күреп-белеп үсә ул.
- Кызларны тәрбияләгәндә йомшаграк якын килү кирәк, ә менә малайга әзрәк катырак булырга исәп тотам. Без аның белән иртәнге зарядкаларны бергә ясыйбыз. Урамда саф һавада күбрәк булсын өчен төрле уеннар уйныйбыз. Өйдә шахмат-шашка уены белән мавыгабыз. Гомумән, мин балаларга кычкырып нәрсәдер аңлату ягында түгел, акрынлап төшендерү ягында, - ди Марат.
Әти белән ул еш кына балалар бакчасыннан бирелгән өй эшләрен дә бик теләп башкаралар. Быел яз көне алар ясаган сыерчык оясы бакчада үткәрелгән бәйгедә югары бәя алды.
Кыскасы, ата белән балалар арасындагы мөнәсәбәтнең әнә шундый ышанычлы булуы гаиләнең нигезе ныклы булуы турында сөйли, төп йорттан аерылгач та аларның үз әти-әниләре кебек үрнәк гаилә корачакларына шик юк.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев