Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Мирный балалары остаханәдә табигый материаллардан курчаклар ясаганнар

Мирный мәдәният йортында кукуруз чәкәне яфрагыннан уенчыклар ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Шәһәр мәдәният йортында балалар өчен иҗади остаханә эшли, 18 октябрьдә биредә табигый материаллардан төрле эшләнмәләр ясаганнар.
Кукуруз чәкәнен каплап торучы яфраклардан төрле эшләнмәләр ясарга мөмкин икән.
Мирный мәдәният йортында «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче балалар табигый материалдан курчаклар, эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр. Бу юлы алар кукуруз чәкәнен каплап торучы яфраклар кулланган.
Уенчыклар ясау өчен алдан киптерелгән кукуруз чәкәне яфраклары, җеп һ.б. алынган.

- Балалар иҗади процесска бик теләп кушылдылар, һәркем, үз фантазиясен эшкә җигеп, осталыгын күрсәтергә тырышты.Табигый материаллардан ясалган курчаклар басуларның хус исен һәм кеше кулларының җылысын үз эченә сеңдерә, шуңа күрә мондый эшләнмәләр аеруча нурлы булалар, - дип уртаклашты мәдәният йорты белгече Әминә Зарипова.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев