Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Сармашбаштан Гыйниятуллиннар безнең флешмобка кушыла

17 октябрь - Әтиләр көне.

17 октябрьдә бәйрәм ителәчәк Әтиләр көне уңаеннан без социаль челтәрләрдә флешмоб башлап җибәрдек.

Сармашбашта яшәүче Динар, Айнур, Альмир, Камилә Гыйниятуллиннар әтиләре Раушан белән безнең флешмобка кушыла.

Раушан Гыйниятуллин гомере буе техника иярли. Аның уллары да әтисе белән басу-кырлар иңләп үсте. Динар һәм Айнур әтиләре кебек комбайн штурвалы артында.

Алдагы елны Динар 100 мең сум премия алган комбайнчыларның берсе иде, быел  ул Тукай районының иң алдынгы комбайнчысы булып танылды.

Раушан гаиләсендә дә үрнәк әти һәм ир, балаларына тиешле тәрбия бирергә тырыша.  Тормыш иптәше Алсуга да мөнәсәбәте яхшы аның. Моны уллары-кызы да тоеп, күреп  үсә.

Флешмобта катнашу өчен үзегезнең инстаграм битегезгә  “Әти белән бергә эшкә”,  "Әти белән бергә зарядка ясыйбыз", "Әтием- үрнәк", "Әтием киңәше", "Әтием агачы", "Әтием белән уртак эш", "Минем әти булдыра!" һ.б. әтиләр белән темаларга фото яки видео урнаштырып #әтибеләнбергәэшкә  #әтиембеләнзарядка  #әтиемүрнәк #әтиемкиңәше #әтиемагачы #минемәтибулдыра #әтиембеләнуртакэш #папаможет #деньотца,  #вместеспапой,  #папарядом #поздравимпапу хештеглары куегыз.

Фотолар Гыйниятуллинарның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев