Сарсаз-Баграж авылында Чөкери чишмәсен төзекләндерделәр
Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында Чөкери чишмәсен төзекләндереп кенә калмыйча, Качману бәйрәмендә коену өчен урын ясалып, ял итәр өчен беседка булдырылды, чишмә тирәсенә агачлар утыртылды.
Безнең халыкта чишмәләр элек-электән яшәү чыганагы буларак саналган. Авылларны да чишмә булган урыннарга салганнар. Нәрсә соң ул чишмә? Җир астыннан агып чыга торган суны чишмә дип атаганнар. Бу чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр. Алар ага-ага елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга кушылалар. Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән, бәлки, күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр дә чыгарган. Һәр атама - үзе бер тарих ул. Безнең Сарсаз-Баграж авылы, исеменнән аңлашылганча, сазлы урынга утырган. Шулай булса да авылыбызны чишмәләргә бай дип әйтеп булмый. Югары очтан урманга таба барганда Аракы суы, Оренбург урамында Антон коесы, басу артында Марҗый, Кыргыз очында Чөкери чишмәләре бар.
Оренбург урамында җир астыннан чишмә акрын гына агып яткан. Шул тирәдә яшәүче Антон бабай Лукьянов чишмәгә бура бурап, тирә-ягын тәртиптә тоткан. Аның хөрмәтенә чишмәгә “Антон кое”сы исемен кушканнар. Бу чишмәдән бүген дә авыл халкы файдалана. Мәктәп укучылары, бакча балалары экскурсиягә баралар.
Ә безнең кыргыз очындагы Чөкери чишмәсе элек урман эчендә булган. 1950-1960 еллар тирәсендә суны авылга төшергәннәр, авыл халкы чишмә суыннан файдалана башлаган. Суны авыл эченә торбалар ярдәмендә җибәргәннәр.
“Чөкери” сүзенең килеп чыгышы турында бернинди аңлатма-язма да сакланмаган. “Чөкери” сүзе нәрсәне аңлата, килеп чыгышы нәрсәгә бәйле, дип авылдашларыма сорау бирдем.
- Чишмә урман эчендә аккан вакытта авыл яшьләре җыелышып чишмә янында төрле уеннар уйнаганнар, бер-берсе белән танышканнар, кавышканнар. Бәлки яшьләрнең чөкердәшеп сөйләшүләреннән чыккандыр, - дип җавап бирде Мария түти.
Ә Анна әби: “Ике яр арасындагы чокырда урнашканга Чөкери дип атаганнардыр”, - сүзгә дип кушылды.
- Элекке вакытта чишмә чөкер-чөкер килеп, дулкынланып, шаулап аккан, - дип үз фикерен белдерде өченче авылдашым.
Шулардан чыгып, бабаларыбыз “Чөкери” дип атама биргәннәрдер.
Соңгы елларда Чөкери чишмәсенең бурасы череп ауды, суы кимеп, элекке кебек шаулап акмый башлады. Быел авыл Советы ярдәме белән чишмәгә олы бетон коелар урнаштырылды. Качману көнне коену өчен аерым өй салынды, ял итәргә беседка ясалды, чишмә тирәсе тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды. Чишмәне торгызу, элекке хәленә китерү өчен җирлек башлыгы Павел Николаевич Минеев зур көч куйды. Аңа һәм изге эштә үзләренең өлешен керткән кешеләргә сарсазбагражлылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Чишмәне октябрь аеның матур бер көнендә Зәйдән Александр атакай Расторгуев килеп изгеләндерде. Хәзерге вакытта чишмә тирәсе бик матур. Бу урын Сарсаз-Баграж авылының күркәм урыннарының берсенә әверелер дип ышанам.
Марина Халикова, китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев