Таҗетдин Ялчыгол шифалы үләннәр белән дәвалау серләрен дә белгән
Быел “Ялчыгол укулары”нда кунаклар өчен оештырылган тирмәләрнең берсе Ялчыголның дару-үләннәре белән им-томлык итүенә багышланган иде.
Дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыгол медицина китапларын тәрҗемә иткән, белешмәләр язып, авыруларга тараткан. Шифалы үләннәр белән дәвалау серләрен дә белгән ул. Үләннәрдән авыруларга файдалы төнәтмәләр ясаган. Дегет белән сихәтләндерү алымнарын аеруча яхшы белгән. Сырхауларны дәвалау өчен авылдан-авылга йөргән ул.
-Безнең Имәнлебаш авылына халыкны дәвалау масатыннан еш килеп, дару-дәрман иткән. Соңгы килүендә дә әлеге нияттән килгән булган ул, - ди Ленар Шаһиев.
Шунысы игътибарга лаек, быел “Ялчыгол укулары”нда кунаклар өчен тирмәләр оештырылды. Аларның берсен Ялчыголга, аның дару-үләннәре белән им-томлык итүенә багышланган иде. Әлеге күргәзмә кунакларда кызыксыну уятты.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев