Әтиләр көне уңаеннан флешмоб башлап җибәрдек
Әтиләр көне уңаеннан без социаль челтәрләрдә тематик флешмоб башлап җибәрдек
17 октябрь - Әтиләр көне. Әлеге уңайдан без социаль челтәрләрдә тематик флешмоб башлап җибәрдек.
Флешмобта катнашу өчен үзегезнең инстаграм битегезгә “Әти белән бергә эшкә”, "Әти белән бергә зарядка ясыйбыз", "Әтием-үрнәк", "Әтием киңәше", "Әтием агачы", "Әтием белән уртак эш", "Минем әти булдыра!" һ.б. әтиләр белән бәйле темаларга фото яки видео урнаштырып #әтибеләнбергәэшкә #әтиембеләнзарядка #әтиемүрнәк #әтиемкиңәше #әтиемагачы #минемәтибулдыра #әтиембеләнуртакэш #папаможет #деньотца, #вместеспапой, #папарядом #поздравимпапу хештеглары куегыз.
4нче мәктәпнең III сыйныфында укучы Артем Чупахинның әтисе Владимир “Зәй шикәре” агрофирмасында комбайнчы булып эшли. Артем бер көнне әтисе белән бергә эшкә барган.
Урып-җыю вакытында һәр көн аграрийлар өчен бер-берсенә охшаш уза, иртә таңнан торып, соңга кадәр басуда алар.
- Әтием бик иртә торып эшкә китә һәм соң гына кайта. Мин дә бер көнне әти белән бергә аның эшенә барып, комбайнда йөрдем. Әти иярләгән комбайн - зур машина! Аның янында мин үземне бик кечкенә итеп хис иттем. Шундый зур агрегатны минем әтием йөртүе белән горурланам, - диде Артем әтисенең эшендә бер көн булып кайтканнан соң.
Фотолар Чупахиннарның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев