Әтиләр көне уңаеннан зәйлеләрне фотоконкурста катнашырга чакыралар
Конкурска нәтиҗәләр 17 октябрьдә ясалачак.
Зәй мәдәният идарәсе "Минем әти - иң яхшысы" фотоконкурсы игълан итте. Бәйге Әтиләр көненә багышланган.
Конкурста катнашу өчен үзеңнең шәхси инстаграм битеңдә фото урнаштырырга һәм астына текст язып #Зайкультура #Займойпапасамыйлучший хештеклары куярга кирәк.
Фотолар сыйфатлы булырга, аларда сез һәм сезнең гаилә әгъзаларыгыз төшерелгән булырга тиеш.
Конкурста җиңүчене билгеләү лайклар буенча булачак. Җиңүче гаиләгә «Семейка Аддамс» мультфильмына билетлар бүләк ителәчәк.
Конкурс 16 октябрь 21:00 сәгатькә кадәр гамәлдә.
Фото мәдәният идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев