Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Югарыпәнәчелеләр "Зәй офыклары" газетасын яратып укый

Алар "Зәй офыклары" газетасында чыккан язмалар буенча шигырьләр бәйгесе оештыралар.

Югары Пәнәче мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә авыл халкын тартып, төрле кызыклы, үтемле алымнар кулланалар. Алар без - "Зәй офыклары"  газетасы хезмәткәрләре белән дә тыгыз элемтәдә тора. Хәзер алар "Зәй офыклары" газетасында чыккан язмалар буенча шигырьләр бәйгесе оештыралар. 
"Авылдашларыбыз "Зәй офыклары" газетасында басылып чыккан һәр яңалыкны укып барырга, уртаклашырга ярата.
Пәнәчелеләр турында язмаларны да көтеп алалар", - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Әлеге фотода якын күршеләр Зәй яңалыклары белән таныша. 
"Шушы рәсемгә шигырь конкурсы игълан иттек. Тиздән иҗат җимешләрен газетага да җибәрербез",- ди Илһамия Гарифуллина.

Фото Югары Пәнәче мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев