Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәй балалары өчен музей дәресе оештырылды

21 октябрьдә "Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен сәгатьләр темасына багышланган музей дәресе оештырылды.

Сәгатьләр тарихы  тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Сәгать турында беренче мәртәбә б.э.к. 1100 елда искә алына.  Музей фондларында саклана торган төрле сәгать үрнәкләрен балалар кызыксынып карады.

“Дәрес барышында балалар кояш һәм су сәгатьләренең ничек эшләвен  белделәр.   Аларга шулай ук Россиянең данлыклы сәгатьләренең ничек булуын, кече Эрмитажның павильон залы экспонаты - «Павлин» сәгатьләрен Иван Кулибин үзе монтажлавы турында мәгълүмат бирелде. Балалар рәхәтләнеп Спас манарасында сәгать курантлары сугуын тыңладылар”, -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светалана Долгова.

Аннан балалар сәгать шаблоннарын бизәделәр.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев