Зәй җирендә Ринат Фәрдиевның күркәм эшләре калды
Бүген Зәйдә аның исемен йөрткән паркта истәлекле монумент янында Ринат Шәех улы Фәрдиевны искә алу чарасы узды.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Зәй җирендә Ринат Фәрдиевның күркәм эшләре калды, шуңа күрә ел саен 5 ноябрьдә зәйлеләр аның исемен йөрткән паркта җыелып, аны искә ала. Быел Ринат Шәеховичның арабыздан китүенә 13 ел булды.
Зәйнең үзәгендәге паркка нигез салучы булды ул – Ринат Фәрдиев. Озак еллар инде зәйлеләрнең яратып ял итә торган урыннары бу парк. Зәйнең үсеше өчен күп көч куйган, бу төбәкне чын күңеле белән өзелеп яраткан бу шәхескә паркның иң матур җирендә истәлекле билге куелган.
Бүген – 5 ноябрьдә Ринат Фәрдиевның истәлегенә биредә тантана узды. Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Ринат Фәрдиевның туганнары, фикердәшләре, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре, җитәкчеләр җыелды.
- Ринат Фәрдиев – Зәй тарихында тирән эз калдырган шәхес. Аның җитәкчелендә бу төбәктә социаль-мәдәни, торак-коммуналь мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, мәгариф һәм спорт өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирелде. Шуңа күрә без аңа карата булган хөрмәтебезне белдереп, барлык истәлекле чараларны үткәреп киләбез. Бүген дә биредә җыелып, Зәй өчен башкарылган эшләрне барлыйбыз. Быел Ринат Фәрдиев паркы кабат төзекләндерелде, яңартылды, тротуарлар барлыкка килде. Алга таба дә без зәйлеләрнең яраткан ял урынын тагын да яхшырту өчен эшләячәкбез, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Чыбыклы җирлеге башлыгы Илфат Гадершин Ринат Фәрдиев район башлыгы булып эшләгән чорда башкарылган эшләр, төзелгән объектлар турында искә төшереп, әлеге шәхеснең Зәй җирен, аның кешеләрен чиксез яратуын, олыларны хөрмәт итүен билгеләп үтте.
Туган як тарихын өйрәнү музее район тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар, Ринат Фәрдиев эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә тәкъдим итте.
Чарада катнашучылар Ринат Шәехович турында хатирәләрен яңартып, аңа багышланган монументка чәчәкләр куйдылар.
Фотолар Зәй муниципаль районы матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев