Зәй музеенда халыклар бердәмлегенә багышланган лекция узды
Халыклар бердәмлегенә багышланган лекция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында булды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 16 ноябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең VI «Б» сыйныф укучылары өчен «Халыклар бердәмлеге көне» дигән лекция үткәрелде.
Фәнни хезмәткәрләр балаларга 1612 елгы вакыйгалар - ата-бабаларыбызның батырлыгы, алар Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкәннәре турында сөйләделәр.
Лекцияне тыңлаганнан соң, балалар командаларга бүленеп биремнәр үтәделәр.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев