Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәй музеенда – үзенчәлекле күргәзмә

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Казан рәссамнары ирле - хатынлы Әсхәт Макраев һәм Светлана Тимофееваның «Республиканың 100 йөзе» (Татарстан буенча сәяхәт) дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Исаков сөйли:

"Әлеге күргәзмәне без ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әзерләдек һәм Казан күргәзмә залларында оештырырга уйлаган идек. Әмма пандемия безнең планнарны бозды, башта карантин булды, аннары чикләү чаралары кертелде. Без инде Бөгелмә, Лениногорск, Азнакайда булдык. Алга таба Алабуга, Чаллы, Түбән Кама һәм Чистайга барырга планлаштырабыз", - диләр рәссамнар.


Күргәзмә рәсемнәре «Республиканың 100 йөзе» дигән бер картинага тупланган. Аның уникальлеге шунда ки, мәйданы 1,5 метрга 2,5 метрлы полотнада Татарстанның 100 күренекле шәхесе сурәтләнгән. Биредә дәүләт эшлеклеләрен, республиканың сәнагать өлкәсендә билгеле җитәкчеләрен, галимнәрен, табибларын, артистларын, спортчыларын, сәнгать һәм дин эшлеклеләрен күрергә мөмкин. Анда якташыбыз, ике тапкыр Олимпия чемпионы Федор Симашев портреты да бар. Әмма картина күренекле шәхесләрнең күмәк фотосурәте түгел, ә Татарстаныбыз уңышлары турында тулы бер хикәя. Анда табышмак та, яшерен мәгънә дә бар. Рәсем сәнгате белән кызыксынучылар картинада беренче карашка күренмәгән малай һәм кыз сурәтләрен күрә ала. Алар - республикабызның киләчәге образы.


- Әгәр игътибар итсәгез, рәсемнәрнең рамкалары юк. Беренчедән, моны сәнгатьнең чикләре юк дип, икенче яктан, күргәзмә даими рәвештә яңа картиналар һәм этюдлар белән тулыландырыла, - ди авторларның берсе Әсхәт Макраев.


- Бүген без зәйлеләр хөкеменә ике сәгать элек кенә ясалган Иске Зәй күренешләре белән ике яңа этюд та тәкъдим итәбез. Зәй күренешләре һәм пейзажлары безне сокландырды. Татарстанның кече шәһәрләре, шул уңайдан Зәй дә, бик матур, чиста, төзек, парклар, ял итү зоналары, кызыклы объектлар белән җәлеп итте, - диде һөнәри рәссамнарның Казан берлеге әгъзасы Светлана Тимофеева.


Әлеге күргәзмә белән республиканың көньяк-көнчыгышындагы барлык шәһәрләрне йөреп чыкканнан соң, авторлар кышын эшләргә бик күп кенә материал туплыйлар. Әмма Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Татарстан Республикасының иң югары ноктасы булган «Чатыр - Тау» сурәтләнгән этюдлар белән инде бүген үк, танышырга танышырга мөмкин. Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев