Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда онлайн күргәзмәләр эшли
Зәй туган як тарихын өйрәнү музее онлайн форматта күргәзмәләр оештыра башлады.
Онлайн күргәзмә берничә бүлектән тора. Күргәзмәнең беренче бүлеге Иске Зәйнең тыюлык почмагы - Кызыл мәйдан урамы янәшәсендәге Мәктәп тавы турындагы тулы бер картиналар галереясы белән ачыла.
Төрле елларда бу тарихи урынны Зәй рәссамнары Михаил Голов ("Апрель иртәсе"), Сергей Цыганов ("Гущин тугае"), Виктор Хрулев (“Мәктәп тавы”) , Геннадий Уразайкин ("Иске Зәй шәһәре") картиналарында чагылдырды.
Бу темага Виктор Хрулевның "Иске Зәй. Балачак турында хатирәләр" картинасын да өстәргә була. Бу картинага исемне безнең музей хезмәткәрләре бирде, чөнки автор үзе Лениногорск районының Зеленая Роща поселогыннан.
- Әлеге эшләрдә без Иске Зәйдәге башлангыч мәктәпнең агач бинасын да, XIX гасыр азагы - XX гасыр башы Зәй мәгърифәтчесе Н.С. Гущинның торак йортын да, элекке волость идарәсенең ике катлы матур бинасын да, кар белән капланган текә Мәктәп тавын, анда балалар чана шуган борынгы урамнарны да күрәбез. Һәм, әлбәттә, 1990 елларда яңадан торгызылган Крестовоздвижение чиркәвенең мәһабәт бинасы балкып тора, - ди музейның фәнни хезмәткәре Людмила Симонова.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев