Зәй укучылары өчен “Эзләнү лабораториясе” оештырылды
"Эзләнү лабораториясе" Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат эзләү технологиясе белән танышу өчен булдырылган.
12 октябрьдә “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров Зәйнең 4нче мәктәбендә VIII сыйныф укучылары өчен “Эзләнү лабораториясе” оештырдылар.
"Эзләнү лабораториясе" Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат эзләү технологиясе белән танышу өчен булдырылган. Аның кысаларында яшьләр төрле чыганакларда - китапларда, архивларда, Оборона министрлыкларының «Халык хәтере», «ОБД Мемориал», «Халык батырлыгы», «ВИПЦ» сайтларында мәгълүмат эзләргә өйрәнә.
“Эзләнү лабораториясе” кысаларында укучылар тарафыннан якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары Николай Иванович Майков һәм Григорий Федотович Ларионовларның сугышчан юлы өйрәнелде. Шулай ук һәр укучы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы турында мәгълүмат таба алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев