Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәй ветеранына махсус китап тапшырылды

“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” социаль-гуманитар проекты кысаларында «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, политехник колледжның «Profistail» волонтерлар отряды белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева янында булып кайтты.

 

Малай-кызлар Анна Ивановнаның хәтер-хатирәләрен кызыксынып тыңлады.
Сугыш хатын-кыз өчен түгел
“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” социаль-гуманитар проекты кысаларында «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, политехник колледжның «Profistail» волонтерлар отряды белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева янында булып кайтты.
Бу проект башында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызлар берләшмәсе тора. Проект хатын-кыз сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта үлгән тол хатыннар, сугыш чоры балалары хатирәләре, каһарманлыклары турындагы тарихи фактларны колачлый.
Әлеге проект кысаларында басылган китапта Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленинград камалышында, фашист концлагеренда булган яшүсмерләр фотосурәтләре һәм хатирәләре урын алган. Алар - барысы 256 кеше.
Анна Ивановна 1923 елның 15 февралендә Зәй районының Подгорный бистәсендә туган. 1942 елның июнь аенда Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. 1942 елдан алып 1945 елга кадәр Беренче Белоруссия фронтының күчмә кыр хирургия госпиталендә була. Алар кыр госпиталендә эшләп, йөзләрчә сугышчыны аякка бастыру өчен тырыша.
Көндез Анна Ивановна хирурглар янында хезмәт куя, ә төнлә яралы сугышчыларны саклый. Ул Берлинга кадәр барып җитә: данлыклы тарихи вакыйга – фашист Германиясе хөкүмәте бинасы өстендә җиңү әләмен элү вакыйгасы шаһиты була. Соңрак Анна Ивановна Рейхстагка кереп, аның стеналарында үз фамилиясен язып калдыра. Аларның фронттан өйгә юл тотучы составын маршал Георгий Жуков шәхсән үзе озата. Бу көнне ул кызга командование часте Мактау грамотасын тапшыра.
Малай-кызлар Анна Ивановнаның хәтер-хатирәләрен кызыксынып тыңлады. Ул һәр мизгелне хисләнеп сөйләде. Гомумән, Анна Моисеева мондый җылы очрашу, аралашуларны көтеп ала.
Китапны аңа шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина тапшырды.
Елена Куличкова, «Радость» үзәге социаль педагогы.

Фото «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев