Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәй яшьләре «Безнең заман» фестиваленең төбәк туры җиңүчеләре булды

Түбән Камада «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык респуб-лика телевизион фестиваленең зона этабы тәмамланды. Узган ялларда ике көн эчендә Татарстан районнарыннан 270 катнашучы өч категориядә - “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше” һәм “Дан минуты" буенча үз иҗади номерларын тәкъдим итте.

«Хезмәт - бөтен нәрсәнең нигезе. Шунысы куанычлы, безнең республикада предприятие-оешмаларда һөнәр осталары булу өстенә, иҗади яктан да талантлы яшьләр эшли. Шундый яшьләребез булганда, Татарстан үзенең киләчәге өчен тыныч», — дип исәпли Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин.
Ике көн эчендә Түбән Кама сәхнәсендә фестиваль кысаларында 38 чыгыш бер-берсен алыштырды. Жюри фестивальнең суперфиналына 6 команданы сайлап алды, алар арасында безнең Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җыелма командасы булуы аеруча куанычлы. Команда төрле һөнәр ияләре булган яшьләребезне үз эченә туплаган. “Музыка” номинациясендә Алексей Борисов, Айрат Сәхабетдинов, Иван Чербаков, Салават Шәрәфиевтан торган квартет – I, рус вокаль ансамбле “Московские окна” җыры белән - II, татар вокаль ансамбле “Җырлап яшик әле” җыры өчен III урын яулады. Ә “Хореография” номинациясендә Зәй биючеләре ансамбле – II, “Дан минуты” номинациясендә безнең команда шулай ук икенче урыннарны алды. Гомуми командалар арасында Зәй башкарма комитеты җыелма командасына икенче урын бирелде. Талантлы яшьләрне иҗат бәйгесенә “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать осталары әзерләде.
Хәзер алар 12-13 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында суперфиналда башка төбәк этапларында җиңүчеләр белән очрашачак.
"Бүген жюриның иң катлаулы бурычы – шушы ике көн эчендә тәкъдим ителгән талантлар арасыннан энҗе бөртекләрен сайлап алу. Үз хезмәткәрләренең иҗади эзләнүләрен хуплаучы предприятиеләр җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә", - дип билгеләп үтте Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минибаев.
Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев