Зәйдә күренекле якташыбыз Таҗетдин Ялчыголга багышланган төбәкара конференция үтте
Ул бүгенге пандемия шартларында онлайн форматта ZOOM аша оештырылды.
18 ноябрьдә Зәй шәһәренең 7нче мәктәбендә Таҗетдин Ялчыголга багышланган төбәкара фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол исеме белән аталган укучылар һәм педагоглар конференциясенең Зәйдә алтынчы мәртәбә оештырылуы. Конференцияне уздыруда 7нче мәктәпнең татар теле укытучылары хезмәте зур.
Ул бүгенге пандемия шартларында онлайн форматта ZOOM аша үтте. Конференциядә Саба, Азнакай, Мамадыш, Алабуга, Сарман, Түбән Кама, Зәй, Яшел Үзән районнарыннан укытучылар һәм укучылар катнашты.
Укучылар өч секциядә - "Чормадагы кадерле ядкарьләр, истәлекләр”, “Туган як хәзинәләре”, “Табигатьнең шифалы вә дәвалы байлыклары”, дүртенче секциядә укытучылар өчен “Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның киләчәк буыннар өчен калдырган мирасы” темалары буенча фәнни-эзләнү эшләрен якладылар.
“Укучыларны фән дөньясына алып керү, үткәнебез белән таныштыру, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү бик мөһим. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Мәктәбебездә уздырылган конференциянең төп максатларының берсе – укучылар һәм укытучыларны фәнни-эзләнү һәм иҗат эшенә тарту булса, икенчедән, мәшһүр якташларыбыз үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә һәм аның теленә хөрмәт тәрбияләү”, -ди 7нче мәктәпнең татар теле укытучысы, конференцияне алып баручы Алсу Талипова.
Конференция җиңүчеләре Дипломнар белән бүләкләнде. Снежана Пашаева (Алабуга), бертуганнар Ильяс һәм Нияз Миннегалиевлар (Азнакай районы, Мәлбагыш урта мәктәбе), Алия Сафиуллина (Түбән Кама районы, Югары Чаллы урта мәктәбе), Гадел Миннекәев (Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбе) I дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.
Лилия Сәлахова (Азнакай районы, Мәлбагыш урта мәктәбе), Таисия Голованова (Зәйнең 7нче мәктәбе), Инсаф Абзалетдинов (Зәйнең татар гимназиясе), Нәфис Нурхәмәтов (Зәй районы, Сарсаз-Баграж мәктәбе), Кристина Абрамова һәм Алинә Сабирова (Зәйнең 6нчы мәктәбе), Таңсылу Әхмәтова (Яшел Үзән районы, Олы Яке төп белем мәктәбе), Миләүшә Гомәрова (Зәйнең 4нче мәктәп) призер булып танылдылар.
“Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның киләчәк буыннар өчен калдырган мирасы” секциясендә укытучылар тирән эчтәлекле, бай чыгышларын тәкъдим иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Укытучылар арасында Гөлсирә Мулласалихова (Саба районы, Шәмәрдән лицее) – I, Ринат Хәйруллин (Мамадыш районы, Урта Кирмән мәктәбе) - II, Гүзәл Мурзина (районыбызның Чыбыклы мәктәбе) III урынга лаек булды.
Яшь буынны тәрбияләүдә Таҗетдин Ялчыголның бай мирасын файдалану һәм өйрәнү, эзләнү эшләре алып бару Зәебездә матур традициягә әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев