Зәйнең 370 еллыгы алдыннан музейда рәссамнар картиналарыннан күргәзмәләр оештырыла
Зәйнең 370 еллыгы алдыннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда рәссамнар картиналарыннан күргәзмәләр оештырыла, алар өчен 1652 елда Кама аръягы җирләрендә нигез салынган чик буе ныгытмалары - шәһәр-крепостьнең күп гасырлык тарихындагы иң мөһим вакыйгалар сюжет булып тора.
Үткәннәр кайтавазы һәм туган шәһәребез тарихының якты мизгелләре Зәй рәссамнарының гына түгел, ә күрше-тирә шәһәрләр рәсем осталарының да эшләрендә чагылыш таба.
Бу уңайдан сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, музей заллары буйлап үзенчәлекле читтән торып экскурсия тәкъдим итәбез.
Күргәзмәне рәссам Владимир Пановның “Зәй музее сәүдәгәр Бекетов йортында” дип исемләнгән картинасы ача. Сезнең алда 1902-1903 елларда төзелгән борынгы йорт. Бу - Зәй сәүдәгәре Иван Бекетовның торак һәм сәүдә йорты. Үткәндәге кебек үк, бүген дә бу гасырлык тарихлы бина шәһәребез тарихи үзәгенең бизәге булып тора. 1985 елның 8 маенда биредә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее урнаша. Зәйлеләрнең күп кенә буынының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау урыны буларак, музей нәкъ менә шундый тарихи йортта урнашырга тиеш тә.
Сергей Дмитриевның "Якты Күл. Язгы ташу" картинасы теманың башында ук очраклы гына сайланмаган. Якты Күл авылы тирәсендә Дала Зәе елгасы үзәненең урнашу тарихы безне ерак гасырларга - урманнар, елгалар, уңдырышлы җирләр белән бай булган урыннарда галимнәр тарафыннан «бура мәдәнияте чоры» дип аталган вакытларга алып китә. «Бу чор бронза гасырына карый. Ә бура культурасы безнең якларда 3-3,5 мең ел элек булган. 1965 елда Якты Күл тирәсендә Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты экспедициясе ике урында бура мәдәнияте чоры керамикасын табуы шуның ачык мисалы булып тора". (В. С. Малахов. “Зәй энциклопедиясе”. Казан. 1994. 214 бит.)
Күргәзмәнең беренче бүлеген Мәктәп тавы турындагы тулы бер картиналар галереясы тәмамлый. Төрле елларда тарихи урынны Зәй рәссамнары Михаил Голов (“Апрель иртәсе”), Сергей Цыганов (“Гущин болыны”), Виктор Хрулев (“Мәктәп тавы”), Геннадий Уразайкин ("Иске Зәй шәһәре”) үз картиналарында чагылдыра.
Виктор Хрулевның “Иске Зәй. Балачак турында хатирәләр” картинасы өчен исемне музей хезмәткәрләре сайлады, чөнки автор үзе Лениногорск районыннан. Бу полотналарда без иске башлангыч мәктәпнең агач бинасын да, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Зәй мәгърифәтчесе Николай Гущинның торак йортын, элекке волость идарәсенең ике катлы бинасын, кар белән капланган Мәктәп тавында шуучы балаларны да күрәбез.
“Мәктәп тавы”... Ни өчен соң бу урын шулай дип атала?
XVII гасыр уртасында Зәйнең крепостена нигез салынган урында «Мәктәп тавы» очраклы гына барлыкка килмәгән. 1902-1903 елларда биредә мәктәп төзелә. Мәктәп төзелешен ул вакытта ике класслы училище мөдире булып эшләгән Николай Гущин җитәкли. Педагоглар һәм укучылар катнашында тау битендә кечкенә генә парк булдырыла, анда төрле агачлар утыртыла. (Иске мәктәпнең агач бинасы бүген юк инде - аны 1980 еллар ахырында сүткәннәр.) Меңләгән зәйле биредә белем-тәрбия ала. Инде урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары бирегә дуслары, сыйныфташлары белән очрашуларга киләләр. Вакытлар узу белән Мәктәп тавы искезәйлеләр өчен кадерле урынга әйләнә. Тау өслегендә урнашкан зур тигез мәйдан Чиркәү, ә совет властеның беренче елларыннан Кызыл дип атала. Биредә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң һәм 1960 еллар башына кадәр демонстрацияләр, митинглар уза.
Мәйдан үзәгендә 1920 елның февралендә "Сәнәкчеләр фетнәсе" дип аталган көчле крестьян восстаниесе корбаннары истәлегенә обелиск урнашкан. Соңыннан мәйдан үзе һәм аның янәшәсендәге урам Кызыл мәйдан дип атала башлый.
Алга таба күргәзмәдә Сергей Цыгановның ике зур полотносы тәкъдим ителә: «Зәй XVII гасырда» һәм «Гаскәр башлыгы И. Тургеневның Зәй крепостена килүе. 1676 ел». Картиналарның сюжетлары шәһәрнең тышкы күренеше-ныгытманы һәм аның белән бәйле вакыйгаларны гәүдәләндерә. XVII гасыр урталарында Зәйнең нинди булуын Россия борынгы актлар Дәүләт архивында һәм Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә сакланучы кулъязмалар ярдәмендә күз алдына китерү мөмкин. Болар - «Строельные книги Закамской черте 1652 – 1656 гг.», «Наказная память воеводе И.Л. Тургеневу» (1675 ел) һәм «Акт приема крепости» (1676 ел) кулъязмалары. Әлеге кулъязмаларның күчермәләре безнең музей фондларында саклана. Шулай итеп, Сергей Цыгановның картиналары Зәйне Кама аръягындагы иң куәтле ныгытма буларак күзалларга мөмкинлек бирә.
Людмила Симонова, туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре.
(Дәвамы бар).
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев