Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәйнең 370 еллыгы алдыннан музейда рәссамнар картиналарыннан күргәзмәләр оештырыла

Виктор Хрулевның “Иске Зәй. Сусаклагыч күренеше” картинасы. Әлеге рәсем шәһәребезнең үткәне белән бүгенгесен чагылдыра.

Безнең алда борынгы Крестовоздвижение чиркәве һәм яңа Ак мәчет. Ә каршыда – “Зәй диңгезе” җәйрәп ята һәм шәһәребезнең горурлыгы булган ГРЭС торбалары!
Бу тарихи урынны торгызу 1990 елда башлана, ул чорда Крестовоздвижение чиркәвен төзекләндерүгә керешәләр. 1991 елның 27 сентябрендә Зәйнең престол бәйрәмендә әлеге гыйбадәтханәдә беренче келәү оештырыла. Чиркәүне тулысынча реконструкцияләү 1994 елда тәмамлана.
Тарихи урында - чиркәү белән янәшәдә мәчет төзелде, ул 2017 елның 26 маенда ачылды. Мәчет белән чиркәү бер урында булып, районда төрле конфессия вәкилләрен дус-тату яшәргә өндәп тора.
2018 елның язында Кызыл мәйданны һәм Мәктәп тавын төзекләндерү эшләре башланды. 2020 елның 8 сентябрендә заманча итеп төзекләндерелгән яр буен һәм пляжны ачу тантанасы булды. Бүген бу урын - зәйлеләр һәм шәһәребез кунакларының яраткан ял урыны. Һәм әлеге Зәйнең горурлыгы булган заманча яр буен күрергә тирә-як шәһәрләрдән туристлар киләчәген картина авторы эшендә зур экскурсия автобуслары рәвешендә үзенчәлекле итеп тормышка ашырган.
Виктор Хрулевның тагын бер картинасы (“Шәһәр үсә”) хәзерге шәһәр темасына багышланган. Бу вакыйга Яңа шәһәр бистәсе барлыкка килү белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә шәһәребезгә нигез салу һәм алга таба үсеш тарихы уникаль - ул турыдан-туры зур төзелешләр белән бәйле.
Россия дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чигендә 450 километр озынлыкта Кама аръягы сак сызыгын төзү буенча күпьеллык (1652 – 1656 еллар) төзелеш барышында Зәй крепосте барлыкка килә. Анда якын һәм ерак авыллардан меңләгән кеше катнаша. Нәкъ 300 елдан соң крепость-шәһәргә нигез салынган урын каршында Бөтенсоюз масштабындагы Зәй ГРЭСы төзелеше, нәтиҗәдә яңа Зәй эшчеләр бистәсе барлыкка килә. 1972 елда ГРЭСның соңгы (уникенче) энергоблогы файдалануга тапшырыла һәм ул үзенең проект егәрлегенә җитә.
Шул ук 1972 елның 4 маенда Зәй җирендә тагын бер эре сәнәгать предприятиесе – Кама автомобиль заводының тәгәрмәч заводы (КАМАЗ) төзелеше башлануга багышланган митинг була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1970 елда «КАМАЗ» заводлары комплексы төзелеше Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше дип игълан ителә.
Завод һәм Яңа шәһәр төзелешенә 1970 елның 17 декабрендә старт бирелә, ул чакта СССР Министрлар Советы тарафыннан «Кама автозаводын комплектлау эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен Минавтопром заводларын төзү һәм реконструкцияләү турында» 1000нче карар кабул ителә.
Шулай итеп, яңа сәнәгать предприятиесе төзелеше – Зәйнең күп гасырлык тарихында өченче чор, ул вакытта завод цехлары тизләтелгән темплар белән төзелә, биек йортлар калка. 1978 елның мартында Яңа шәһәрдә беренче биш катлы күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырыла, 1980 еллар башында тугыз катлы йортлар төзелеше башлана. Шул рәвешле, Яңа шәһәр барлыкка килә. Зәйлеләр ГРЭСны – шәһәрнең әнисе, ә тәгәрмәчләр заводын әтисе, дип очраклы рәвештә генә әйтми...
Владимир Панов «Иске шәһәрнең яңаруы» дигән зур полотнада Зәйнең киң панорамасын күрсәтә, аның тарихи өлешен заманча төзелешләр белән тоташтыра. Шәһәребезнең масштабы, чыннан да, таң калдыра!
Сергей Цыгановның «Шәһәр пейзажы» картинасында Зәебезнең административ үзәге – Энергетиклар урамы тәкъдим ителә. Күпкатлы йортларның түбәләре өстеннән мәчет манарасы калкып чыкан. Ә «Космос» яшьләр үзәге өстеннән “күккә космик ракета” күтәрелә. (Игътибар итегез: иске шәһәрдә – «диңгез», ә яңа шәһәрдә – «космонавтика» темасы). «Восток-4» космик корабле макеты безне тарихи һәм дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга белән бәйли: "Восток" космик корабле 1961 елның 9 мартында иртән Байконур космодромыннан һавага күтәрелә. Аның эченә Чернушка исемле эт һәм кеше манекены урнаштырылган була. Корабль, Җир тирәли әйләнеп чыгып, траекториясе бозылу аркасында Иске Тәкмәк басуына төшә.
Космонавтика темасы безнең шәһәр өчен актуальлеген югалтмый, ә еллар узган саен киң колачлы үсеш ала. 1960 елларда Яңа Зәй эшчеләр бистәсендә «Космос» исеме бирелгән кинотеатр төзелә (бүген ул яшьләр үзәге). 35нче бистәдә бер урам планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин хөрмәтенә аталды. Ә 2011 елның 27 декабрендә – кешенең космоска очуына ярты гасырлык юбилей елында – Зәйдә Чернушкага һәйкәл ачу тантанасы булды.

Күргәзмәдә иске шәһәрнең аерым уңайлы почмак-лары сурәтләнгән ике кызыклы эш тәкъдим ителә: аларда Виктор Хрулевның «Иске су башнясы» һәм Сергей Цыгановның «Иске Зәйдә» картиналары урын алган. Бу картиналар күргәзмәнең билгеләнгән темасы - Зәй тарихындагы төп чорлар кысаларыннан чыга. Тик аларның күргәзмәдә урын алуы Зәйдә туып үскән, күңеле белән Зәйдә калган һәр кешедә сагыну хисе уята. Туган шәһәребезнең заманча булуына ничек кенә соклансак та, аның башлангычы-тарихы турындагы хатирәләр һәрвакыт күңел түрендә булачак.
Людмила Симонова, туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев