Зәйнең "Алтынчәч" бакчасында балалар пешекче апаларын һөнәри бәйрәм белән котладылар
Бүген - Бөтендөнья пешекчеләр көне.
20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу көнне Зәйнең "Алтынчәч" бакчасынында уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр пешекче һөнәре белән таныштылар, хезмәт турында белемнәрен киңәйтеп әңгәмә кордылар. Пешекчеләргә бүләк итү өчен сувенирлар ясадылар.
Балалар бакчаның пешекчеләрен ашханәгә кереп котлап чыктылар.
- Бакча хезмәткәрләренә карата уңай мөнәсәбәт, алар хезмәтенә хөрмәт хисе тәрбияләү максаты белән без балалар белән ашханәдә булдык. Пешекче Гөлназ Сибгатуллина балаларга ризык әзерләү өчен нинди аш-су кирәк-яраклары, савыт-сабалары куллалылуы турында сөйләде һәм күрсәтте. Балалар бик күп мәгълүмат алдылар, - дип уратаклашты тәрбияче Ләйсән Краснова.
-Тәмле ризыклар әзерләгәннәре өчен пешекчеләребезгә рәхмәт, аларга сәламәтлек һәм яхшы кәеф телибез, - диделәр балалар.
Фотолар "Алтынчәч" бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев