Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәйнең "Алтынчәч" бакчасында рус мәдәнияте атнасы узды

Атна кысаларында балалар өчен төрле чаралар үткәрелде.

Рус мәдәнияте атнасы турында "Алтынчәч" бакчасы тәрбиячесе Лариса Мөхетдинова сөйли:

- Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. 
Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый. 
Безнең "Алтынчәч" балалар бакчасында,  Зәебездә яшәгән төрле милләт халкының гореф гадәтләрен өйрәну гадәткә кергән. Бу атнада рус халкының йолаларын, ризыкларын, бәйрәмнәрен, культурасын өйрәнугә багышланган. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән рус халкынын кунакны ничек каршы алулары, нинди сый- хөрмәтләр белән сыйлаулары турында сөйләштек.
Рус халкы һәрвакыт кунакчыл, ипи-тозлы, өйдәге бөтен нәрсә белән уртаклашырга әзер, дип саналган. Гади кеше өчен иң кыйммәтле ризыклар - ипи һәм тоз. Кадерле кунакларны ипи-тоз белән каршы алалар. Ипигә мөнәсәбәт һәрвакыт аерым, аны кадерлиләр, хөрмәт иттәләр. Кулымда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкмичә икмәк үсми диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул. Аның турында күп кенә мәкальләр бар. Балалар белән шуларны кабатладык.

Ашлык – хуҗалыкның нигезе.
Ашлык – ил байлыгы.
Ил куәте – икмәктә.
Икмәк – табын кояшы.
Икмәкнең кадере валчыгыннан башлана. Рус кухнясы һәрчак үзенең коймаклары белән дә дан тоткан. Коймак - табада сыек камырдан кыздырып ясала торган яссы һәм түгәрәк камыр ашамлыгы (рус мичендә коймакларның өске ягы пешерелә). Коймаклар мөстәкыйль ризык кебек һәм эчлек белән ашала.
Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Соңынан тәмле коймак белән сыйланып, ипидән авыз иттеләр.

Фотолар "Алтынчәч" бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев