Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Традицияләрне саклап

Зәйнең "Радость" үзәгендә "Кыш бабайның туган көне" дигән арттерапевтик дәрес үтте

Арттерапевтик дәрес «Развивайка» клубында үткәрелде.

16 ноябрьдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Н.Г. Киселева  балалар өчен «Кыш бабайның туган көне» дигән арттерапевтик дәрес үткәрде. Дәрес «Развивайка» клубы кысаларында үтте.

 

Әлеге чараның максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, контакт урнаштыру, балалар һәм ата-аналарны берләштерү, эмоциональ киеренкелекне бетерү, шулай ук балаларны Кыш бабайның туган көне, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, традицияләре белән таныштыру торды.

- Безнең бурычлар - ел фасылы буларак кыш турында балаларның белемнәрен беркетү,  яңа материалны үзләштерү, сөйләм, язу, уку эшчәнлеген оештырырга өйрәтү, игътибар, логик фикерләүне, иҗади карашны, вак моториканы үстерү, балаларны коллектив эшчәнлекнең өстенлеген аңларга өйрәтү, иҗади эшчәнлеккә карата кызыксыну формалаштыру, хыялларны тормышка ашырганда ышаныч, мөстәкыйльлек тәрбияләү, - диде социаль педагог Н. Г. Киселева.

 

- Туган көнгә бүләкнең иң яхшысы – үз кулларың белән ясалганы. Балалар һәм ата-аналар Кыш бабай өчен котлау открыткалары ясадылар, хатларга яңа елга бүләккә ниләр алырга теләүләре турында яздылар.

Открыткалар матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты, аларны почта тартмасына салып, адресатка җибәрергә генә калды, - дип өстәде социаль педагог.

 

Фото "Радость" үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев