Зәйнең "Салават күпере" бакчасында Сөмбелә бәйрәме узды
Бүген “Салават күпере” балалар бакчасында күңелле Сөмбелә бәйрәме үтте.
Чара турында "Салават күпере" бакчасы логопеды Лилия Хафизова сөйли:
- Халкыбызның милли традицияләре шаккаттыра да, сокландыра да. Борынгы әби-бабаларыбызның төрле өлкәләрдәге тирән белемнәре бәйрәмнәрдә чагылыш тапкан.
Бүген “Салават күпере” балалар бакчасында күңелле Сөмбелә бәйрәме үтте. Көн-төн тигезләшү, уңыш җыюны тәмамлау, көзне түгәрәкләү бәйрәме дип таныштырдылар педагоглар бу бәйрәм белән балаларны.
Чарада төрле әкият геройлары катнашты, ә төп персонаж, әлбәттә, сөйкемле Сөмбелә иде. Җыр-биюгә, шигырьгә, уеннарга бай булды бәйрәмебез.
Бүләксез дә калмады сабыйлар, Сөмбелә һәр төркемгә уеннар таратты. Киләчәк буынга традицияләребезне тапшырсак, халкыбыз юкка чыкмас, онытылмас!
Бәйрәмне оештыручы-алып баручылар - туган тел тәрбиячесе Венера Алексеева, логопед Лилия Хафизова, музыка җитәкчесе Лена Рыцова, тәрбиячеләр – Гөлйөзем Минибаева, Снежанна Еремеева, Ирина Кириллова, Надежда Маркелова.
Фотолар "Салават күпере" бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев