Җирле шагыйрә Алия Зәртдинованың «Чәчәкләр»шигырен тәкъдим итәбез
...
Чәчәкләр
Мин чәчәкләр
алып килдем сиңа.
Бергә чаклар бигрәк күңелле!
Кулларыңа алып, назла гына,
Бу чәчәкләр...
Үзем шикелле.
Салкын кыштан,
яңгырлардан сакла,
Качыр, әйдә, сузып җиңенне.
Белсәң икән...
Каршы искән җилгә,
Чәчәк кебек, яшәү, җиңелме?!
Ә мин беләм,
Ялкыннарның утын!
Хисләремнең иң-иң татлысын...
Яңгыр койган,
салкын көзләремдә,
Язлар көтәм,
Кояш җылысын...
Мин ышанам хыялларга һаман!
Серләр салам күңел түренә.
Чәчәкләрнең тәмле хуш исләре... Сулышыңа җаным төренә.
Һәрбер юлым -
сиңа үрелгәндер,
Һәрбер адым сиңа илтәчәк.
Кая бармам?
Кая булмам үзем?
Безгә язган - якты киләчәк!
Мең давылга каршы тора алам,
Түзәрмен дә җилләр ачына!
Мин чәчәкләр алып килдем сиңа...
Йөрәгемне салам учыңа!
Йөрәгемне салам учыңа...
Алия Зартдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев