Бүген якташыбыз, халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның туган көне
Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовны чорыбызның Тукае дип йөртәләр.
Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Зәй районы Бишсубашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1965 елда Түбән Биш авылының унберьеллык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968—1973 елларда Тукай районының Яна Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
М. Әгъләмовның беренче шигырьләре 1959 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга. Ә 1968 елда «Казан утлары» журналының 11 санында басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, X. Туфан, С. Хәким кебек олы шагыйрьләрнең мактавына лаек була. Шуннан соң шагыйрьнең шигъри әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1969; «Шигырь бәйрәме», 1969, 1970) еш басылып, 1970 елда «Кыңгырау» ңсемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Җыентык укучылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да яратып каршы алына, матбугатта китапны уңай яктан бәяләгән берничә рецензия чыга, шагыйрьнең исеме поэзиягә багышланган мәкаләләрдә, докладларда еш телгә алына башлый. Мөдәррис Әгъләмов — дүрт шигъри китап авторы (өчесе — олылар өчен, берсе кече яшьтәге балаларга багышланган).
Тәнкыйтьнең уртак фикеренчә, М. Әгъләмов — җитмешенче еллар башында татар поэзиясенә үз шигъри аһәңе белән килеп кергән, традицион формада язса да, фикерләүдә һәм тасвирда индивидуальлеккә ия булган һәм шуны даими үстерә барган шагыйрьләрнең берсе. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик поэзия һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, халык язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омтыла, һәм күп очракта моңа ирешә дә. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле табышлары белән аерылып тора. Форма ягыннан М. Әгъләмовның шигырьләре төгәл ритмикалы, шома, йөгерек телле.
Мөдәррис Әгъләмов сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ. б.). Ул — 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Мөдәррис Әгъләмов 2006 елның ноябрендә вафат булды.
Якташыбыз иҗаты белән таныштыру максатыннан аның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Шагыйрь
Ул, менмәкче булып биеклеккә,
Яңгыр җебенә дә асылына, —
Ул ашыга,
Ул җитмәкче була
Бу дөньяның нигез асылына.
Ә тирәлек гадәттәге сыман,
Сулар һава җитми,
Шундый бөркү…
Тәрәзәне киереп ачкан сыман,
Ул күкрәген каерып
Ача беркөн.
Әрнүләре-газаплары белән
Кешелеккә үзенең җанын ача,
Әнә шулай атлап китә җирдән,
Горур атлап бара, ахыргача.
Шифа булып ява күкрәгенә
Ак карлары җирнең, яңгырлары…
Ул дөньяның асылын ачмак була,
Ә асылы аның — кеше җаны —
Аның җаны!
Соңгы чиктә
Ахыргача!
Ахыргача барам.
Үз язмышым үз язмышын табар.
Бал кортлары әнә соңгы чиктә
Канатлары тузып капланалар.
Ахыргача!
Ахыргача барам.
Җырланмаган җырым кирәк әле.
Былбыллар да әнә соңгы чиктә
Туктап кала, ярылып йөрәкләре.
Ахыргача!
Ахыргача барам –
Юк, калмады көчне саклар чама,
Чорлар аша хәбәр китерергә
Янып егылачак атлар чаба.
Яңа гасыр әнә капка ача –
Ахыргача барам,
Ахыргача!
Якынаям
Җиргә тарта печән өсләрендә,
Покос-покос көннәр исләремдә —
Вакыт җыйды,
Вакыт күбәләде… —
Күккә җитте вакыт күбәләре.
Җиргә тарта урак өсләрендә ,
Көлтә-көлтә
Өннәр төшләремдә —
Вакыт сукты,
Вакыт җилгәрде, һәй!
Алтын көшел — алтын көннәремдәй.
Җиргә бассам әгәр,
Курпы, камыл
Аяк табанымнан мине таныр, —
Якынлыгым килә әнә каян! —
Һәр көн саен җиргә якынаям….
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев