Динара Мөхәммәтшина: ”Әнием”
Зәйнең Кадер урта гомуми белем мәктәбе укучылары әниләре турында шигырьләр иҗат иткән. Аларның шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Әнием, җан кисәгем,
Мин сине бик яратам.
Синең серле күз карашын,
Кояш нурларына охшатам.
Син гел эштә булгач,
Бик сирәк күрешәбез.
Син эштән кайткач,
Шатлыкларны бүлешәбез.
Рәхмәт сина, әнием,
Гел безне кайгыртасың.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Озак еллар яшә, син!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев