Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Туган тел чишмәсе

Фирая Әхмәтова: Уфтанмыйча үтик калган юлны, шөкерана итик булганга!

Якташыбыз Фирая Әхмәтованың шигырен тәкъдим итәбез.

Кеше гомере бары тик бер мизгел

Нигә шулай көннәр бик тиз ага,
Болыт кебек, җилле көннәрдә?
Гүя бер-бер артлы коелалар
Агачлардан салкын көзләрдә.

Кеше гомере бары тик бер мизгел
Чал тарихның чиксез юлында.
Шул мизгелне түбән төшми узу,
Кешенең тик үзе кулында.

Янар йолдыз булып каласыңмы,
Яки тузан, искән җилләрдә?..
Син... бары тик син хуҗасыдыр
Язмышыңның чиксез галәмдә.

"Үтте гомерем..."- диеп уфтанмаска,
"Карадым ла яшәп!"- дияргә.
Ходай безгә насыйп ярлар бирде,
Дөнья күрми шашып сөяргә.

Уфтанмыйча үтик калган юлны,
Шөкерана итик булганга!
Бездән дә бай кеше юк дөньяда,
Оныклар бит кала дәвамга!

 

Фирая Әхмәтова.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев