Гүлкин балалары чуваш телен өйрәнә
Зәй районының Гүлкин авылында күп еллар дәвамында чуваш халкы вәкилләре яши. Быел авыл халкы соравы буенча җирле мәктәптә чуваш телен өйрәнү дәресләре дә кертелде.
16 октябрьдә гүлкинлеләр чуваш телендә диктант язу акциясендә катнаштылар.
Гүлкиндә 300дән артык кеше яши. Авылда элек-электән төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшәп килә. Аларның төп өлешен чувашлар тәшкил итә. Чуваш телен саклап калуда ярдәм итү өчен, авыл халкы «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант» республика белем бирү акциясенә кушылды.
Белемнәрен тикшерергә килүчеләр арасында «Палан» чуваш фольклор ансамбле әгъзасы Елизавета Куренова да бар иде. Чуваш милләте вәкиле буларак, ул туган теле язмышы өчен бик борчыла.
- Соңгы елларда без милләтебез, телебез өчен борчылабыз. Әби-бабаларыбыз телен онытсалар безнең балалар кемгә әйләнәчәк? Балаларга өйдә әти-әниләр белән ана телендә - чувашча сөйләшергә кирәк, ә рус телен алар болай да яхшы белә. Мин оныкларым белән туган телдә сөйләшәм, онытмасыннар өчен тырышам, - ди ул.
Әти-әниләрнең күпсанлы соравы буенча, быел сентябрь аеннан Гүлкин мәктәбе укучылары чуваш телен өйрәнә башладылар. Атнага өч тапкыр дәрестә башлангыч сыйныф укучылары чуваш сөйләме һәм язуы нигезләре белән танышалар.
- Гүлкин - чуваш авылы. Биредә чувашларның бай традицияләре саклана. Без аларның барысын да сакларга һәм үсеп килүче буынга тапшырырга бурычлы. Нәкъ менә шул максат белән без балалар белән чуваш телен өйрәнә башладык, - ди чуваш теле укытучысы Татьяна Охотникова.
Дәресләрдә укучыларның сөйләм телен үстерүгә басым ясала. Балалар укытучы белән бергә текстлар укыйлар, үзләре өчен чуваш шагыйрьләре һәм язучыларының яңа исемнәрен ачалар. Педагог билгеләп үткәнчә, уен формасында үткәрелә торган дәресләр укучылар тарафыннан күпкә яхшырак үзләштерелә.
Өлкән яшьтәге балалар «Чуваш фольклоры» түгәрәгенең өстәмә дәресләрендә чуваш халкының мәдәнияте белән танышалар. Түгәрәк белән халык мәдәнияты турында ишетеп кенә түгел, шул мохит, мәдәният эчендә кайнаган Раиса Казакова җитәкчелек итә.
- Без әле берничә ай гына шөгыльләнәбез. Шөгыльләрне җиңелрәк әйберләрдән башладык. Балалар белән санагычлар, такмаклар һәм бию, җыр элементлары булган уеннар өйрәнүдән башладык. Балаларда нәкъ менә халык уеннары зур кызыксыну уята. Түгәрәктә шөгыльләнү вакытны күңелле үткәрү генә түгел, ә үз халкың тарихы турында белем, мәгълүмат алу мөмкинлеге ул, - ди Раиса Казакова.
Шунысын да әйтик, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Гүлкин мәктәбе Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен грант отты. Ә бу исә балаларда чуваш халкының туган телен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак дигән сүз.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев