Иңнәремдә ап-ак фәрештәләр...
Тамырлары белән Зәй кызы, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче җирле шагыйрә Алия Зәртдинова шигырен тәкъдим итәбез.
Иңнәремдә ап-ак фәрештәләр...
Хыялларга таба юл алдым.
Дөнья - гаҗәп!
Бу мизгелне татып,
Үз дөньямда үзем югалдым...
Хыял - алда!
Хыял, яши, әле!
Бар изгелек - кайнар канымда!
Мин - хыялый!
Гади йөрәк түгел...
Фәрештәләр җаны - җанымда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев