Ислам Миннәхмәтов: “Әниләрне саклыйк!”
Зәйнең Кадер урта гомуми белем мәктәбе укучылары әниләре турында шигырьләр иҗат иткән. Аларның шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Әниемнең эше – иң изге эш,
Әниемнең сүзе – иң назлысы.
Әнием кулы – иң йомшагы,
Әниемнең йөзе – иң-иң яктысы!
Әни- җирдә иң газиз, якын, кадерле кеше. Минем өчен дә иң кадерле кешем- әнием Оксана. Әнием өч малай әнисе, әтиемнең пар канаты, әбиемнең уңган килене. Әниебез безне тудырган, төннәрен йокламыйча саклаган. Энем бәләкәй булганлыктан, әниебез әле һаман иркенләп, тынычлап йокламый. Ул безнең беренче елмаюыбызга, беренче нәни адымнар ясавыбызга чын күңелдән сөенгән кешебез. Минем беренче сүзем дә “әннә” булган. Әнием, мин мәктәптән кайтуга җылы ашлар, тәмле мантый-бәлешләр пешереп, каршы ала. Мин әнием белән горурланам, аны өзелеп яратам. Өебезнен нуры булып, чирләмичә озак яшәвен телим. Без , аның өч бөртеге, аны сакларга, якларга, борчымаска сүз бирәбез.
Фото Кадер мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев