Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Туган тел чишмәсе

Никифор Тукмачев: Нәсел-тамырым - Зәйдән

Якташыбыз, шагыйрь Никифор Тукмачевның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Зәй ягы

(җыр)

Монда тудым, монда үстем,

Нәсел-тамырым – Зәйдән.

Ата-бабам рухы көтә,

Зәйгә кайтмый түзәлмәм.

 

Кушымта:

Без мәңге шулай калырбыз,

Без мәңге шулай булган.

Һәр якташым – якын дустым,

Һәр дустым – якын туган.

 

Монда кыш та кырыс түгел,

Монда җәй дә ямьлерәк.

Болыннарда өрелеп пешкән

Җир җиләге тәмлерәк.     

 Кушымта.

 

Бу җир – ил өстенә килгән

Афәтләргә түзгән җир.

Бу җир – төшләремә кереп,

Үзәгемне өзгән җир.                     
Кушымта.

 

Тирә-якка ак нур сибә,

Зәй каласы төннәрен.

“Мин – Зәйдән”, – дип горурланып,

Яшәп яткан көннәрем.

Кушымта.

Никифор Тукмачев

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев