Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Туган тел чишмәсе

Рузилә Гатина: “Укы “Зәй офыклары”н!

Бар күнеллек авылда! Нәрсәдән бу дисезме? Серен ачам: гәжит килгән, шуңа - бәйрәм, күңелле!

Бәйрәм булгач бергә булсын, диеште авыл халкы.
Мәрьям, Илусә, Рәмзия, Әлфия апалар белән нурланды клуб залы.

Ыспай гына бер егет тә
Төшеп җитте бирегә.
Җәмил абый - күз тимәсен,
Сүз китмәсен кирегә.

Район гәҗите исе
Бар клубка таралды.
Бернинди хушбуй исләре
Аны алыштыра алмады.


Халык агылса, һава җитмәс,
Ишекне бикләп куйыйк,
Рәхәтләнеп таңга кадәр
Гәҗит укып утырыйк.

Үзара сөйләнешеп,
Уртак фикергә килеп,
Бисмиллаларны әйтеп
Гәҗит - уку башланды.

Тыныч атмосферада
Әй укыйлар, укыйлар
Кызыклы язмаларны
Укып һич тә туймыйлар.

Кемнең нәрсә укыганын,
Рәмзия апа күзәтә,
Күз күрмәгән урыннарын
Ул бик яхшы төзәтә...

Матбугат ниләр яза?
Һәркем таныша ала
Мәгълүматны алабыз
"Зәй офыклары" аша.

Мәрьям апа гәҗитне
Соңгы битеннән башлый,
Киңәш-табыш рубрикасын
Йотлыгып укый башлый.

Оста чигүче апага,
Башка берни кирәкмәс,
Сыйфатлы җеп булмаса
инә дә үтә алмас.

Илүсә апа - математик,
Саннарны яхшы аңлый.
Гәҗитне кулга алуга.
Аның битләрен саный.

Соңыннан күчә ялт кына цифрлы язмаларга.
Бер куша да, бер ала.
Ярдәмчегә Суфиян абый кызы Әлфияне дә ала.

Кем күпме салым түләгән,
Кемнең доходы күбрәк?
Кем бәйгеләрдә җиңеп
яхшы премия алган?
Пенсияләр ничә сумга арта икән, белмисез?
Тере энциклопедия сезгә - Илүсә апа👏
Гәҗит укый алмасагыз,
янына аның килегез.

Җәмил абый, күрәсезме,
кайсы биттән башлаган?
Гәҗит битендәге язма Дамира апага багышланган.

Дамира апа, туган авылында, дуслар, бик рәхәт яши.
Тынгысыз җан гел эзләнә, тик тормый,
Кирәкле эшләр эшли.

Кай арада өлгергән, Авыл тарихын туплап,
Авылдашларын барлап,
Китап чыгарып куйган.

Вакытында эләктергән,
Редакциягә кергән.
ИлҺамия бу хәбәрне
Редакциягә биргән.

Менә шундый хәлләрне Яза "Зәй офыклары" .
Монда бар ил хәбәрләре, атналык вакыйгалар,
Кеше язмышларын яктырткан үтемле мәкаләләр.
Авыл халкы көтеп алган шул өлкә хәбәрләре.
Бар тагын башваткычлар, сканвордлар, шаян сәхифәләре🥰

Алдырт гәҗит, укы дустым, бул белемле, зихенле!

Бу сыйфатлар, син беләсең, тормышта бик кирәкле!

 

Фото Пәнәче авылы мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев