Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Туган тел чишмәсе

Рәзинә Борһанованың "Әллә каргышың, әллә ялгышым..." әсәрен укыгыз

Рәзинә Борһанованың "Әллә каргышың, әллә ялгышым..." әсәрен тәкъдим итәбез.

Балам сәламәтме, бөтен әгъзалары да урынындамы? Зәйтүнә, дим, җавап бир инде, нигә эндәшмисең?
Әлеге генә бала тапкан Җәүһәрия өзми дә куймый да, шул сүзләрне кабатлады. Хатынга икенче баласын таптыручы акушер Зәйтүнә аны ишетмәмешкә салышты, баланы бер төрде, бер сүтте. Нәрсә дисен соң ул уңай җавап көтеп өзгәләнеп ятучы әнигә? Улың да сукыр булып туды, дияргә ничек теле әйләнсен? Кызлары Гөлназның да сукыр булып тууын беренче булып Зәйтүнә җиткергән иде бит. Ул вакытта, авыр булса булыр, әмма хәзер дөресен әйтергә кирәк дип, үзендә көч һәм кыюлык тапкан иде. Медицина көчле, бәлки операцияләр ясап баланың күзен ачып булыр дип өметләндерергә дә онытмады... Ләкин тугыз ел буе бала көтеп, кызлары туу бәхетен татыган әти белән әнинең өметләре акланмады.Кайда гына алып барып карамадылар кызчыкны, әмма табиблар алдап-нитеп тормадылар... Чыгымнар тотып, баланы интектереп йөрүдән файда юк. Берни эшләп тә булмый, күз алмасы тумыштан зәгыйфь...
Монысы да сукырмы әллә, дип Җәүһәрия урыныннан тормакчы булды, әмма башы әйләнеп, кире ауды. Ярамый бит, ятып кына торырга кирәк, дип, Зәйтүнә хатынның кулларыннан тотты һәм җавап көткән сагышлы, яшьле күзләрдән кача алмады. Тупырдап торган малай таптың, ләкин аңарда да Гөлназныкы кебек авыру, диде акушер, гаепле кеше сыман. Тугыз ай буе күңел түрендә саклаган күпме ышаныч һәм өмет бер мизгелдә чәлпәрәмә килде, томан кебек таралды да юкка чыкты. Бәлки, бәлки дип көтеп йөргән иде бит хатын, табиблар ни эшләргә, ни ашарга кушса – барысын үтәде, ераклардан кайтартып витаминнар эчте, иртә-кич догалар укыды. Күңеле белән бар да әйбәт буласына ышанган иде. Ире алдан белгән сыман икенче бала белән ашыкмаска, бераз сабыр итәргә киңәш итте. Җәүһәрия генә үз сүзендә нык торды. Табачакмын һәм, күрерсең, ул сау-сәламәт булачак, диде. Ләкин әни кешенең эчке тоемлавы алдады, ялгышты.
Икенче көнне баланы әнисенә имезергә алып килделәр. Чем кара чәчле, түп-түгәрәк малай, иреннәрен чәп-чәп китереп, ашарга эзли.
- Ул миңа кирәкми, - диде Җәүһәрия, бала сузган шәфкать туташының кулларын этеп. - Кирәкми, дидем, күземнән югалыгыз, тормагыз каршымда, - дип кычкырырга, ярсырга ук тотынды.
Бала тапкан хатын үзе үк авыру. Сабыен кабул итәр өчен Җәүһәриягә бераз ял итәргә, тынычланырга кирәк дип уйладылар медицина хезмәткәрләре. Тәүлек үткәннән соң баланы әнисе янына кабат китерделәр. Әмма Җәүһәриянең улы турында ишетәсе дә килмәде.
Бала тудыру йортыннан ул үзе генә чыкты. Әллә күпме кәгазь, документларга карамыйча гына кул куйды, әллә кемнәр белән әңгәмәләр үтте, аңа бик күпләр акыл өйрәтергә тырышты. Ире дә баланы калдырып чыгуына каршы килмәде. Берсе белән дә интегәбез, икенчесе кирәк түгел, диде ул.
Җәүһәриянең өйләренә кайткач, күрмәсә дә, тавышыннан ук танып, әнисен кочарга килгән кызын да наз-лыйсы, иркәлисе килмәде. Аның үз хәле хәл иде. Караватка ауды да бер хәрәкәтсез, сүзсез ятты, күзләреннән туктаусыз яшь акты. Нигә ул шундый язмышка дучар булды соң әле? Кем дә булса каргадымы, Ходай сыныймы, әллә соң элек йөргән егетенең күз яше балаларына төштеме? Бер мизгел эчендә Җәүһәриянең үткән тормыш юлы күз алдыннан узды...
...Хәлил белән алар сигез ел дуслашып йөрделәр. Егет аны беренче клубка чыккан көннән үк озата башлады. Әкренләп бу дуслык хисе мәхәббәткә әверелде. Җәүһәриядән аермалы буларак, Хәлил аны үлеп яратты. Аның белән тормыш корып, балалар үстерү турында хыялланды. Егетнең әти-әнисе дә үз иттеләр кызны. Кибеттә, берәр бәйрәмдәме күрсәләр, безнең килен, дип яратып эндәшәләр иде. Җәүһәрия Хәлилне яраткан сыман тоелса да, авылларына эшкә җибәрелгән бер студент егеткә күзе төште. Институттан дәресләрен дә укып бетермичә, атна саен авылга чапты. Хәлил булмаса да, клубка чыкты. Илдус диеп көн-төн сагыш, мәхәббәт утында янды. Ә студент егет Җәүһәрия янына якын килергә дә курыкты. Егете бар аның, дип кисәтеп куйды авыл егетләре. Чөнки Җәүһәрия белән Хәлил авылда иң матур пар иде. Күз генә тимәсен, нинди бәхетлеләр дип сокланды әти-әниләре. Аларның тиздән өйләнәшәсенә беркемнең дә шиге юк. Балачактан, озак еллар яратышып, дуслашып йөргәч, нигә гаилә кормаска ди. Әммаяшьли сөйгән ярлар кала икән шул...

Үзенең башкага гашыйк булуын Җәүһәрия Хәлилгә бик әйтергә теләп тә, бу турыда сүз катырга куркып йөрде. Егетнең үбү, кочуларыннан күңеле болганган сыман тоелды, сагынам кебек матур сүзләренә ачуы килде. Капка төбеннән сөйләшеп тә тормыйча, тизрәк кереп китү ягын карады. Башым авырта, диде, укый-язасым бар, дип алдады, кырыс сөйләште. Кыскасы, бер мизгел эчендә үзгәрде дә куйды Җәүһәрия. Кияүгә чыгар алдыннан кызлар шулай кылана, туган-үскән өеннән китәселәре килми дип үз-үзен тынычландырды Хәлил. Чөнки үткән атнада егетнең әти-әниләре, туганнары, кыз өенә килеп, Җәүһәриянең кулын сорадылар. Туй көне билгеләнде, ике атнадан никах укытылачак.
Илдус белән очрашуны күрше кызы Сәрия оештырды. Клубтан мине озат әле, куркам, дип өйләренә кадәр алып кайтты да үзе кереп китте. Җәүһәрия, бар кыюлыгын җыеп, егетне өй почмагында сагалап торды. Бер оялусыз, мин сине күргәннән бирле тынычлыгымны югалттым, кияүгә чыкканчы әйтер сүземне әйтеп калыйм, дип мәхәббәтен аңлатты. Илдус та Җәүһәрияне күптән ошатып йөри икән. Кыз да моны белми, сизми түгел иде. Чөнки аларның күз карашлары бер генә мәртәбә очрашмады. Тирә-юньдәгеләрнең берсен дә күрмичә, төркем арасыннан күз карашлары бер-берсен эзли иде. Кыз Илдусның килүен көтте, ә ул Хәлилдән курыкты. Шуңа күрә дә Җәүһәрия инициативаны үз кулларына алды. “Хәлил минем ирем түгел, үземне хыянәтче дип тә санамыйм, авылда башка күңелгә ошардай егет булмаганга гына йөрелгән, күрәсең... Кеше әти-әнисен сайлап алмый, әмма тормыш иптәшен сайларга хокуклы. Минем беркайчан да мондый хис-тойгылар кичергәнем, гашыйк булганым юк иде”, - дип елый-елый сөйләде ул Илдуска. Ә егетнең Җәүһәрия аныкы булачагына күңеле ышанмады. Ул да бит бер күрүдә гашыйк. Практикага киткән җиремнән өйләнеп кайтам, мин сине урлаячакмын, үз ягыма алып китәчәкмен, дип кабатлады ул, Җәүһәрияне шашынып үбеп. Яшьләр моннан соң һәр көнне очраша башладылар...
Ә Хәлил туй, никах мәшәкатьләре белән мәш килеп йөрде. Шәһәргә китеп яши башлар өчен торагын да кайгыртты, үзе дә башка эшкә урнашты. Бердәнберем, бар да әйбәт булачак, менә дигән итеп тормыш корачакбыз, дип кәефсез сөйгәненең күңелен күрергә тырышты, борчылмаска киңәш итте.
Бүген никах. Кичәдән бирле Җәүһәрияләрдә әнисе, туганнары аш-су янында гөж киләләр. Җәүһәрия шушы көнгә кадәр Хәлилгә яратмавын әйтә алмады. Менә мулла килер, аларны сез ир белән хатын дияр. Димәк, ул Илдусны бүтән бер дә күрмәячәк... Җәүһәрия инде күптән тутырып куйган сумкасын алды да сарайга таба юнәлде. Йөрәге үзенә ишетерлек булып типте. Юк, ыгы-зыгы белән аның китүен күрүче дә булмады. Кыз белән егет бакча башында очраштылар да юл чатына йөгерделәр. Тизрәк берәр машина гына туктый күрсен. Шулай булды да, яшьләр башта район үзәгенә кадәр бардылар, аннан Илдусның әти-әнисе янына юл тоттылар...
Кәләшнең никахтан качу тарихын озак сөйләде авыл халкы. Хәлилне ике-өч мәртәбә баудан төшергәннәр дигән сүзләр дә йөрде. Җәүһәрия белән Илдусның инде ничә еллар балалары булмавын да Хәлилнең рәнҗешедер диделәр. Хәлил нигә өйләнми, әллә һаман Җәүһәрияне көтә микән дип фаразлады кайберәүләр.
Әмма Илдус белән Җәүһәрия бәхетле иде. Аларның мәхәббәтләре бер мизгеллек кенә булмады, ә көннән-көн артты, ныгыды. Кызлары авыру булып тугач та, бирешмәгән иде алар. Сирәк булса да, әлеге авыру бер алар гаиләсенә төшкән бәхетсезлек булмавын аңлатты табиблар. Ә Җәүһәрия нигәдер үзен гаепле итеп сизеп йөрде. Әлеге начар уй аны көн-төн эчтән кимерде, ире аны инде элеккегечә яратмый сыман тоелды. Хәлилгә кияүгә чыккан булсам, бәлки болай булмас иде дигән уйлар тынгылык бирмәде. Хатын-кызлар табигатенә хас булганча, икенче бала алып кайтып, үзенең сау-сәламәт бала таба алуын исбатларга теләде...
Их, тормыш, син теләгәнчә генә барса икән ул... Үзгәртә алсаң иде аны! Әмма әле соң булганчы хатын ялгышын төзәтә ала бит. Ул яткан җиреннән сикереп торды да, Илдус, машинаңны кабыз, киттек, улыбызны алып кайтыйк, син теләсәң ни эшләрсең, кирәксә аерылышабыз, ләкин мин баламны ташламыйм, диде. Гөлназ да чәчләренә ак бантлар тагып, иң матур күлмәген киеп, энесен алырга китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев