Яңа китап Зәй музее экспонатына әверелде
“Мои ностальгические этюды” дигән яңа китап авторы Рөстәм Гайнетдинов зәйлеләргә Зәй районы территориясендә космик корабльнең төшү вакыйгасын өйрәнүчеләрнең берсе буларак таныш.
Яңа китап турында Зәй туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Исаков сөйли:
Минем кулымда - Рөстәм Гайнетдиновның “Мои ностальгические этюды” дигән яңа китабы. Автор зәйлеләргә Зәй районы территориясендә космик корабльнең төшү вакыйгасын өйрәнүчеләрнең берсе буларак таныш. Рөстәм Бәдретдинович, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чаллыдагы бүлеге музеен оештыручы буларак, дәүләт иминлеге комитеты архивларындагы документларны җентекләп өйрәнеп, Мәскәү белгечләре белән элемтәгә керә, Казанда һәм Зәйдә тарихи вакыйганың шаһитлары, шул исәптән туган якны өйрәнүче Владимир Малахов белән очраша. Фактларны чагыштырып, шаһитлардан алынган мәгълүматларны өйрәнеп, ул әлеге тарихи вакыйганы дөрес һәм төгәл сурәтли алган. Автор “Сәнәкчеләр восстаниесы”н тикшерүгә зур өлеш кертте, болар ТАССР дәүләт иминлеге комитеты архив документларына нигезләнеп, «В ногу со временем, с историей региона» дигән китабында җентекләп тасвирланган.
Рөстәм Бәдретдин улы Гайнетдинов 1957 елда Казанда туган, КДУның тарих-филология факультетын тәмамлаган, СССР Югары мәктәбе аспиранты, тарих фәннәре кандидаты, Россия Хәрби-тарих академиясе әгъза-корреспонденты, хәзерге вакытта Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының гамәли тикшеренүләр һәм проектлар бүлеге мөдире булып эшли.
Авторның яңа китабы үз тамырлары, совет чоры, аның кешеләре, вакыйгалары турында. 40лап әдәби этюд бүлекләргә тупланган: “Яраткан шәһәрләр”, “Вакыт сынамышлары”, “Замандашларым”, “Мин һәм вакыт”.
Китап тәэсирле итеп һәм үтемле тел белән язылган, бер сулышта укыла, ә этюдлар зур тарихи эчтәлеккә һәм тирән мәгънәгә ия. Басмада шулай ук Иске Казан, КАМАЗ һәм Яр Чаллы төзелеше, Ташкентта укуы, Әфганстандагы консультантларның көнкүреше һәм эшчәнлеге, балачак хатирәләре, студент еллары, авторның тормыш юлында очрап, язмышында мөһим роль уйнаган шәхесләр турында тасвирлана.
Китап күңелдә бик җылы тәэсирләр калдырды. Чор уза, кешеләр китә, әмма хәтер исән икән – тарих бар. Автор шул чор рухын һәм үзенең күзаллауларын бик төгәл бирә.
Кызганычка каршы, әлеге китапны кибет киштәләрендә яки китапханәдә табып булмый. Аның тиражы нибары 500 данә. 2021 елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә ТР Президенты Аппараты бинасында узган очрашуда автор - Рөстәм Гайнетдинов бүләк иткән китап хәзер Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда саклана.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев