Югары Пәнәче егете Ильястан - әкият
“Ялкын” журналы редакциясе «ГазпромТрансгазКазан» белән берлектә “Газ –яшәү чыганагы” конкурсы оештырып килә. Бәйгедә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша.
Зәй районы Югары Пәнәче мәктәбе укучысы Ильяс Гарифуллин да бәйгегә үз эшен җибәрде. Ул “Шырпы һәм аның дуслары” дигән әкият язган һәм аның видеоязмасын да эшләгән. Әкияттә газның тормышыбызда нинди роль тотуы, аннан сак файдалану, ут белән сак эш итү мөһимлеге турында ассызыклана. Малай бәйгегә Югары Пәнәче мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина белән берлектә әзерләнде. Ильяска бәйгедә уңышлар һәм җиңүен теләп калабыз!
Шырпы һәм аның дуслары
Борын-борын заманда яшәгән ди булган ди шырпы һәм аның дуслары: утын, мич һәм шәм. Алар бик тату булганнар. Һәрберсенең үз эше булган һәм кешеләргә зур файда китергәннәр.
Шырпы булган җирдә яктылык, җылылык булган. Ул иң кыйммәтлесе саналган. Мичне яндырып җибәрергә дә, шәмне кабызырга да шырпы кирәк булган.
Беркөнне утын, мич, шәм мактанып утыралар икән. Утын:
-Минем белән кешеләр мунчаларын, өйләрен җылыта.
Мич:
-Миндә ашарга пешерә дә алалар.
Шәм:
- Ә мин булсам, бөтен өйләр якты.
Боларны тыңлап торган шырпы:
-Мин булмасам, берегезнең дә файдасы булмас иде, - дигән.
Алар шулай сөйләшеп, ишек шакучыны да ишетмәгәннәр. Ишеккә килеп карасалар, анда таныш булмаган берәү басып тора икән.
-Кем син?
-Мин сезгә зур ярдәмче, барыгызны да алыштыра алам. Исемем – газ, дигән.
-Ярдәмең нидә?
-Йортыгызда мин булсам, утын якмыйча, өегез җылыныр, мич якмыйча, ашларыгыз пешәр.
-Бик кызык. Әйдә, рәхим ит.
Шулай итеп, шырпының дуслары арткан. Беркөнне шырпы кунаклар җыеп, яңа дусларын газ белән таныштырырга уйлаган. Бик күп кунаклар килгән. Шырпы газны мактаган һәм саклану чараларын да сөйләгән. Кунаклар игътибар белән тыңлагач кына, өстәлгә тәмле ризыклар чыгарган. Алар шырпыга һәм яңа дуска рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышканнар. Шуннан бирле өйләрдә газ булган. Хәзерге көндә барысы да кулланышта булып яшиләр, ди.
Фото Югары Пәнәчедән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев