Зәебезнең җирле шагыйрәсе Әнисә Шәфиеваның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Әдәбиятта Ана һәм бала темасы мәңгелек. Эш белән мавыгып язлар, җәйләр үтә, көзләр җитә. Менә ноябрь аена да кердек. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Әниләр көне. Алар исән чакта, кадерләп калыйк, хәлләрен белик, сүзләрен тыңлыйк. Яннарына ешрак кайтыйк, дуслар! Соңара күрмик...
СОҢГА КАЛМА
Әниләр дә бер картая икән,
Ятак тарта башлый ешрак.
Авырлаша башлый йорт эшләре –
Булса да вакыты бушрак.
Яшь чагында ару-талу белми
Бөтен эшне алган өстенә,
Бүген дә ул читенсенеп кенә
Барып ята карават читенә.
Бирешәсе килми әле аның,
Ничек кенә кыен булса да.
Еллар, еллар үзенекен итә –
Кырык эшең кырылып ятса да.
Көчләр кими, күзләр сүнә бара,
Ә балалар читтә - сизмиләр,
Хәл белергә кайту урынына,
Ял йортына алар йөриләр.
Дөнья куа алар, акча эшли,
Сирәк төшә искә әниләр.
«Хәзер эш күп, бер кайтырмын әле,
Бушрак чак булыр, шәт», - диләр.
Көн артыннан көннәр үтә тора,
Ел артыннан еллар үтәләр.
Ә әниләр, тәрәзәдән карап,
Газиз балаларын көтәләр.
«Балам!»- диеп кичен күзен йома,
Төнлә күрә аны төшендә.
«Балам!» - диеп иртән күзен ача,
Көн буена тота исендә.
Ите, мае бетеп киләдер бит,
Йомыркам да бик күп җыелды,
Балам кайтса бергә ашарбыз, дип,
Тәм-томнар да аерып куелды.
Ничек яши икән балам минем,
Күрмим оныкларның үскәнен...
Уйлый ана, көнен-төнен уйлый,
Көтә - кайчан да бер кайтып киткәнен.
Телефон да күптән дәшми инде,
Булмадымы икән бер-бер хәл?
Сагынудан йөрәк сыкрана
Күңел тула, була шундый мәл.
Дөнья куа алар, акча эшли,
Сирәк төшә искә әниләр.
«Хәзер эш күп, бер кайтырмын әле,
Бушрак чак булыр, шәт», - диләр.
Көн артыннан көннәр үтә тора,
Ел артыннан еллар үтәләр.
Ә әниләр, тәрәзәдән карап,
Газиз балаларын көтәләр.
Үпкәләми ана, ул кичерә белә,
Ә син кичерерсеңме үзеңне?
Мәңгелеккә китеп барса анаң –
Аклый алырсыңмы йөзеңне?
И балалар, ешрак кайтыгыз сез,
Көттермәгез газиз ананы!
Тәрәзәгә такта кадаклангач
Бик соң булуы бар, бел аны!
Бүген, хәзер, көн дә хөрмәтләгез –
Соңыннан үкенерлек булмасын.
Дөнья малы бетмәс-төкәнмәс ул,
Ә әни бер - китсә кайтмас шул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев