Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Туган тел чишмәсе

“Зәй офыклары”н укый-укый сөйләшәләр капка төбендә

Югары Пәнәче авылы мәдәният хезмәткәрләренең "Зәй офыклары" газетасында чыккан язмалар буенча шигырьләр бәйгесе оештыруын хәбәр иткән идек.

Пәнәчеләр бар яклап та булдыра! Талантлы кешеләр яши әлеге җирлектә. Югары Пәнәче авылы мәдәният хезмәткәрләренең "Зәй офыклары" газетасында чыккан язмалар буенча шигырьләр бәйгесе оештыруын хәбәр иткән идек. Шигырьләрдә өй артында “Зәй офыклары” газетасын укып утыручы абыйларның кулларына газета алып  укып, газетада чыккан язмалар буенча фикерләшүе якты, җылы хисләр белән яктыртыла.

Чираттагы  иҗат җимешен тәкъдим итәбез. Аны Гүзәл Сарманаева язган.

Эше беткән беткән безнең бабайларның –

Утын ярган, печән чабылган.

Балта-чалгыларның кайда икәнлеге

Шактый инде күптән онытылган.

Газы, суы кергән җылы өйдә

Куанышып изри карт сөяк.

Таңнан торып көтү куу да юк –

Авылларда инде көтү бик сирәк.

Җылы өйдә зәңгәр экраннардан

Карап кына дөнья хәлләрен;

Күрше-тирәләргә керми генә

Телефоннан белеп хәл-әхвәл;

Ә-ә юк, безнең картлар

Гәп саталар капка төбендә

“Зәй офыклары”н укый-укый

Калсын диеп бар да күңелдә.

Фото Югары Пәнәчедән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев