Зәйлеләр “Зур этнографик диктант-2021” халыкара акциядә катнашты
3 - 7 ноябрьдә илебездә “Зур этнографик диктант -2021” дигән халыкара акция уза.
3 - 7 ноябрьдә Россиядә “Зур этнографик диктант -2021” дигән халыкара акция уза. Зәйлеләр аңа бүген кушылды. Бездә акция өч мәйданчыкта – “Энергетик” Мәдәният сарае, 3нче мәктәп һәм яшьләр эшләре идарәсендә оештырылды.
“Энергетик” Мәдәният сараенда узган “Зур этнографик диктант”та башлыча мәдәният тармагында хезмәт куючылар булды.
- Барлыгы 15 кеше катнашты. Акция Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп оештырылды. Әлеге диктант “Халыклар күп - ил бер генә” дигән лозунг астында алтынчы мәртәбә уза. Беренчесен 2016 елда язган идек. Бу акция милләтләр дуслыгын яшәтеп, бер-беребезне хөрмәт итүнең бер чагылышы, - диде оештыручыларның берсе, “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекәев.
Акциядә катнашучыларга әлеге чарада катнашулары турында сертификат тапшырылды.
Фәннур Миннекәев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев