Зәйлеләрне татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар булды
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республика районнарында ораторлык сәнгате буенча дәресләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча махсус комиссия рәисе Марат Әхмәтов башлангычы белән үткәрелә.
Узган атнада «Энергетик» Мәдәният сараенда зәйлеләрне татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча кызыклы укулар булды.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республика районнарында ораторлык сәнгате буенча дәресләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча махсус комиссия рәисе Марат Әхмәтов башлангычы белән үткәрелә. Әлеге проектны Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары гамәлгә ашыра.
- Без һәр атнаның җомгасында, район үзәкләренә чыгып, халык алдында үтемле чыгыш ясау өчен кирәк булган алымнарны фәнни, психологик тренинглар үткәреп, әдәби-музыкаль кичә рәвешендә үз чыгышыбыз үрнәкләрендә күрсәтәбез, өйрәтәбез, - ди педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә сөйләме һәм дикторлык осталыгы буенча белгеч, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова.
Ул лекция барышында чыгыш ясауга әзерлек турында сөйләде: ничек дөрес итеп текст төзергә һәм аудиториянең игътибарын югалтмаска икәнен аңлатты. Ә Татарстанның атказанган артисты, актер, режиссер, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Азат Зарипов зәйлеләргә сәхнәгә яки халык алдына чыгып сөйләү алдыннан эмоциональ киеренкелекне бетерү алымнарын күрсәтте. Сәхнә сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Земфира Ибәтова исә, тамашачыларга дикция өстендә эшләү буенча берничә гади күнегү күрсәтте. Ул тагын саф татар телендәге авазларның дөрес әйтелешен кабатлатты. Шулай ук Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер, язучы, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы Раушан Шәриф сәхнәдә тынычлыкны саклау серләре белән уртаклашты. Татарстанның атказанган артисты, музыкант, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы Әлфис Галиуллин әлеге чараны гармунда уйнавы һәм җырлавы белән бизәде.
Укуның икенче өлешендә мастер-класслар узды, анда зәйлеләр аудитория алдында үз-үзеңне дөрес тоту алымнарын практикада өйрәнделәр.
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин укытучыларга кирәкле һәм кызыклы шөгыльләре өчен рәхмәт белдерде.
Мәдәният институты педагоглары сәнгатьле сөйләү буенча дәресләрне алга таба да алып бару мөмкинлеге булуын белдереп, чакырулар көтеп калуларын әйттеләр.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев