Зәйнең “Нур” мәчетендә ир балалар өчен укулар оештырыла
Мәчеттә ике дистәдән артык укучы каникулны файдалы итеп үткәрә.
Имам-мөхтәсиб, “Нур”мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин мөселман балалар өчен укулар оештыруны өстенлекле юнәлеш итә. Каникулларда укучыларга ел да укулар оештырыла. Көзге каникулда "Нур" мәчете каршында ир балалар өчен укулар оештырылды. Ул өлкән һәм кече яшьтәге ир балалар өчен аерым оештырылды. Шул рәвешле балалар 1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дин сабаклары ала. Укуларның максаты - яшь буынны ислам нигезләре буенча тәрбияләү. Укучыларга белемне Фатыйх хәзрәт Нуруллин һәм аның ярдәмчесе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов бирә. Аларга дин нигезләре, татар һәм гарәп телләре укыту белән беррәттән, әдәп-әхлак дәресләре дә укытыла. Дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла.
Шул рәвешле мәчеттә ике дистәдән артык укучы каникулны файдалы итеп үткәрә.
-Мин ел да мәчет каршындагы укуларны көтеп алам. Мәчет җылы, уңайлы, биредә ук өчен барлык шартлар да бар, –ди Салават Фәйзуллин.
Салават татар гимназиясенең VI сыйныфында укый. Гомумән, биредә укуларга йөрүчеләрнең күпчелеге татар гимназиясендә белем ала.
-Минем исә укуларга алтынчы елымны йөрүем, әти-әнием минем биредә укуыма бик шат, - ди Камил Газыймов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев