Яңалыклар

190 кеше мөрәҗәгать иткән

Кулланучылар хокукларын яклау темасы бу атнада Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта күтәрелде. "Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерүенчә, агымдагы ел дәвамында хокуклары бозылган 121 кеше судка иск белән мөрәҗәгать итеп, алар күргән 14 млн. сумга якын зыянны кире кайтару мөмкин булган. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге түләүле хезмәтләрнең сыйфатсызлыгыннан,...

Кулланучылар хокукларын яклау темасы бу атнада Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта күтәрелде. "Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерүенчә, агымдагы ел дәвамында хокуклары бозылган 121 кеше судка иск белән мөрәҗәгать итеп, алар күргән 14 млн. сумга якын зыянны кире кайтару мөмкин булган. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге түләүле хезмәтләрнең сыйфатсызлыгыннан, техник товарларның төзек булмавыннан зарланып мөрәҗәгать итә. Безнең район буенча да үз хокукларын яклауны сораучы 190нан артык кешенең 82,2 проценты - сәүдә тармагының тиешле таләпләр буенча хезмәт күрсәтмәвенә борчыла. Шулай ук кыйммәтле товарларны кредитка алганда килешүне җентекләп укымыйча кул кую нәтиҗәсендә авыр хәлдә калучылар да очрый, ди кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгече Надежда Чернова. Ә алкоголь продукциясе сату мәсьәләсендә хәзер республика буенча эшмәкәрләрнең Казахстаннан алып кайтылган ялган спиртлы эчемлекләр сатуы күзәтелә. Инде сәүдә әйләнешеннән 15 мең литр шундый эчемлек алынган. Зәйдә әлегә мондый продукция белән сату итүчеләр теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> 190 кеше мөрәҗәгать иткән
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар