Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

20114 зәйле коронавирустан прививка ясаткан

Соңгы көннәрдә Зәйдә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату темплары артты.

Бүгенге көнгә Зәй районы халкының 58 проценты вакциналаштырылган. Covid-19дан беренче прививканы - 20 114 кеше ясаткан.

Кичә генә дә прививка ясату пунктларында 164 кеше вакцина ясаткан. Шулай да, районыбыз әлегә вакцина ясату дәрәҗәсе буенча республиканың кайбер районнарыннан калыша. Коронавирус инфекциясе йоктырып, авыручылар һәм үлүчеләр статистикасы коточкыч. Шуңа да карамастан, кайберәүләр әле һаман прививка ясатуның мөһимлегенә салкын карый.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев